Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: «Яңа ел бәхет, шатлык китерсен!»

Хөрмәтле чүпрәлеләр, районыбыз кунаклары!

Яңа, 2023 ел, Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Яңа ел – һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. Ул һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул вакытта ул җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгаклар ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен дә уңай вакыт.

Безнең район өчен 2022 ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау объектларын үзгәртеп кору буенча зур төзелешләр алып барылды, күпфункцияле үзәк ачылды, социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар капиталь ремотланды. Шулай ук, районда зур күләмдә юл төзү эшләре алып барыла, кече һәм урта бизнес үстерелә, күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. 2022 ел, шул ук вакытта, сынауларга да бай булды. Бу ел махсус хәрби операция башланып киткән ел булып та һәркемнең күңелендә калырдыр, мөгаен. Бүген безнең ир-егетләребез Украинада, бабалары Бөек Ватан сугышы барышында күрсәткән батырлыкларны күрсәтәләр. Махсус-хәрби операциядә катнашучыларның туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын, дөньяда, ниһаять, тынычлык урнашачагын да сезнең белән бергә, түземсезләнеп көтәбез.

Кадерле дуслар! Райондагы барлык казанышлар – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәм. Барыбыз бергә булганда ышанычлы адымнар белән алга барырбыз, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, иң катлаулы бурычларны да хәл итәрбез, дип уйлыйм. Тиздән 2023 елга аяк басабыз. Киләсе ел якты гамәлләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, килешеп яшәү алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телим! Яңа ел, бәйрәмнәр белән!

Марат Гафаров,   Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев