Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Батырлык ордены тапшырды

Илмир Мостафин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була

ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операциядә катнашучының әти-әнисенә һәм гаиләсенә  Батырлык ордены тапшырды. Дәүләт бүләген тапшыру чарасы, бүген, 2023 елның 2 ноябрендә, Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында узды. 

Чүпрәле районы башлыгы  Марат Гафаров Илмир Мостафинның үз антына тулысынча тугры булуын билгеләп үтте.

- Бүген без Батырлык Орденын Илмир Мостафинның әти-әнисенә һәм гаиләсенә тапшырабыз. Аның исеме мәңгегә безнең Ватан тарихында һәм хәтерләрдә калачак, — диде Марат Гафаров.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин да геройның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Без ир-атлар, сугышчылар, Ватанны саклаучылар, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз иминлеге сагында торабыз.Сезгә  шундый ул тәрбияләгәнегез өчен олы рәхмәт! - диде Радик Төхфәтуллин.

Илмир Зөфәр улы Мостафин, Чүпрәле районы Шланга авылында туып үскән. Армия хезмәте уза, авылда эшли, гаилә төзи. Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Аның улы һәм кызы калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев