Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды

Балалар үз теләкләрен яңа ел чыршысына открыткага язып калдырганнар иде.

Район башлыгы Марат  Гафаров Яңа Ишле авылыннан Аяз Габидуллинның, Иске Чүпрәледән Юлия, Николай һәм Владимир Савлюковларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды.

Балалар үз теләкләрен яңа ел чыршысына открыткага язып калдырганнар иде.

Аяз үзенә электромотоцикл, ә Николай, Владимир һәм Юлия Яңа елга йомшак уенчык, канцелярия товарлары, футбол тубы һәм пультлы машинка теләүләрен язганнар.

Муниципалитет башлыгы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга һәм бүләкләрен тапшырырга өйләренә килде.

- Баланың яңа ел хыялын тормышка ашырырга ярдәм итү-аларны бәхетле итү дигән сүз. Балалар бәхетле булсын, - диде Марат Гафаров.

Шулай ук район башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылыннан мобилизацияләнгән Алексей Ягашкинның гаиләсендә дә булды. Яңа ел белән котлады, ихтыяҗлары белән кызыксынды, үзеннән һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев