Чүпрәле районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Сөйләшү чәй өстәлке артында узды.
Бүген, 2023 елның 11 маенда, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
– Сез барыгыз да безнең өчен олы үрнәк билгесе булып торасыз. Һәр көн, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез. Үз чиратында, без сезгә, сугышчан иптәшләрегезгә, гаиләләрегезгә кирәкле ярдәм күрсәтелсен дип кайгыртачакбыз», - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Хәрби хезмәткәрләр үзләренең көндәлек хәлләрен сөйләделәр, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга мораль һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Район башлыгы Марат Гафаров шулай ук туклану һәм кирәкле медикаментлар мәсьәләләре белән дә кызыксынды. Аларга үзләре сораган кирәкле әйберләрне тапшырды.
Сөйләшү чәй өстәлке артында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев