Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Ул – Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов.

Бүген, 2023 елның 5 маенда, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме сигезенче утырышында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды. Ул –Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов.

Утырыш эшен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров алып барды.  Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Алмаз Галәветдинов, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, депутатлар катнашты.

 Исегезгә төшерәбез, Данис Сатдинов Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнү сәбәпле, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.

Конкурс нәтиҗәләре белән конкурс комиссиясе рәисе, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин таныштырды. Конкурс комиссиясенә ике кандидат-Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов, "Чистай" холдинг компаниясенең "Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятенең икътисади куркынычсызлык хезмәте начальнигы һәм "Ак Барс банк " җәмгыятенең 1 номерлы өстәмә сату офисы җитәкчесе Фәнил Фатыйх улы Җамалтдинов тарафыннан гариза тапшырылган.

Депутатлар утырыш барышында ачык тавыш белән бертавыштан Рөстәм Мөхәммәтҗанов кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов депутлар алдында чыгыш ясап, ышанычлары өчен рәхмәт әйтте. Чүпрәле районының алга таба да үсеше һәм халыкның яшәеше өчен уңайлырак булсын өчен бар көчен куячагын билгеләп үтте, уртак хезмәт эшчәнлегенә өмет белдерде.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров яңа җитәкчегә уңышлар теләде. Данис Сатдиновка Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, район энциклопедиясен бүләк итте, шулай ук район башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Айрат Җәлаловка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Депутатлар утырышта тагын җиде мәсьәлә карады һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев