Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Алешкин Саплык авылында урман утырту акциясе узды

Яшелләнә тирә-як

Чара җитәкчеләрне дә, җирле халыкны да үзенә җыйды. Анда, шулай ук, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Экология министрлыгында эшләр белән идарә итүче Алексей Сарафанов, Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валерий Марков, укучылар һәм укытучылар катнашты.

Акция барышында 310 төп агач утыртылды, территория яшеллеккә күмелде. Утыртылган агачларның 115е татар өрәңгесе һәм 195е пирамидаль тирәк иде.

Акцияне оештыручылар агач утыртуда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм барлык халыкны агачларны, урманнарны сакларга чакырдылар. Акцияне уздыру бик әйбәт булды, чөнки мондый чаралар табигатьне саклауга гына түгел, ә урман массивларын торгызуга һәм барлык халык өчен уңайлы атмосфера булдыруга ярдәм итә. Чара барышында концерт номерлары оештырылды, кыр кухнясы эшләде, бу бәйрәм кәефен урнаштырды.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов:

— Территорияне яшелләндерү буенча мондый чаралар чыннан да табигатьне саклау һәм сәламәт экологик мохит булдыру өчен бик мөһим. Мондый инициативаларны без бик хуплыйбыз һәм киләчәктә дә оештырылыр дип өметләнәбез.

Белешмә

«Бөтенроссия Урман утырту көне» иҗтимагый-экологик акциясе Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Акция кысаларында урман утырту, скверлар, аллеялар, паркларны төзекләндерү, шәһәрләр, поселоклар, авыллар территорияләрен яшелләндерү, урманда ял итү урыннарын төзекләндерү буенча чаралар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев