Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Ул-Илдар Илмас улы Шиһабетдинов.

Бүген, 2022 елның 9 ноябрендә, медицина учреждениесе коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Ул-Илдар Илмас улы Шиһабетдинов.  Элегрәк ул Тукай районы үзәк хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкарган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул район үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибы Илмас Шиһабетдиновның улы.
Илдар Илмасович, табиблар гаиләсендә туып-үсеп кенә калмыйча, әти-әнисенең медицина юлын да дәвам итә.  Хезмәт юлын Казан шәһәрендә хирург-уролог булып башлый, төрле медицина оешмаларында эшли, соңгы 8 елда «Казаноргсинтез» предприятиесенең медицина хезмәте җитәкчесе булып эшли. Быел исә Тукай районы үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнә.
Искәртеп узабыз, ТРның атказанган табибы Илмас Илалович Шиһабетдинов октябрьдә баш табиб вәкаләтләрен үзеннән төшерде. Ул үзәк хастаханәнең баш табибы вазифасын 1985 елдан бирле башкарды.
 Яңа җитәкчене ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко тәкъдим итте. 
- Авыл җирлегендә, бигрәк тә медицина өлкәсендә тормыш шулкадәр үзгәрер дип беркем дә күз алдына да китерә алмагандыр.  Чүпрәле үзәк район хастаханәсендә генә дә  заманча җиһазлар, барлык уңайлыклар бар. Быел компьютер томографы урнаштырылды, киләчәктә планда ФАПларда җиһазландыру көтелә. Ләкин иң мөһиме–кешеләр, аларның сәламәтлеген кайгырту, безнең төп бурыч булып тора. Без сезнең белән ковидны кичердек, медицина хезмәткәрләре бик зур эш башкардылар. Гаилә варислыгы. ул бар һәм дәвам итәргә  тиеш, дип уйлыйм. Илмас Илаловичның бик зур эш тәҗрибәсе һәм белеме бар. Улы  Илдарга әтисе  буларак кына түгел,  остаз буларак та аңа туплаган тәҗрибәсен  тапшырыр дип өметләнәм. Киләчәктә хастаханә яңа җитәкче белән республикада медицина учреждениеләре рейтингында үз позицияләрен яхшыртыр дип ышанып калам.  Сезгә алга таба да нәтиҗәле эш һәм югары уңышлар телим-диде министр урынбасары Владислав Виниченко.
Бердәм эшчәнлек өчен ул элек Чүпрәле үзәк район хастаханәсен җитәкләгән Илмас Шиһабетдиновка ТР сәламәтлек саклау министры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Үз чиратында Илдар Илмас улы ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм район һәм аның халкы файдасына хезмәт куячагын билгеләп үтте. "Бергә эшләячәкбез! "Алга»,-дип билгеләп үтте ул.
Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов шулай ук медицина хезмәткәрләре адресына рәхмәт белдерде. "Алга таба да зур үрләр яуларга коллективның потенциалы зур. Уңышлар телим", - дип йомгак ясады ул.
Очрашу ахырында министр урынбасары коллектив белән әңгәмә корды, сорауларны тыңлады. Маммография  һәм офтальмология кабинетларын җиһазлау буенча кергән тәкъдимнәрне контрольгә алды.
Аннары кунаклар хастаханә шартлары белән таныштылар, яңа җиһазландырылган компьютер томографиясе кабинетын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев