Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район Советы утырышында төрле мәсьәләләр каралды

Район Советының утызынчы утырышы 17 августта узды.

Көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп кертелгән «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 планлы еллар чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында район финанс-бюдңет палатасы рәисе Илдар Рәкыйповның чыгышы тыңланды.

«Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында», «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» доклад белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чыкты.

Иске Чүпрәле авыл җирлегенең генераль планын раслау буенча докладны депутатлар каравына район Башкарма комитеты җитәкческенең инфраструктура буенча урынбасары Радик Баһаветдинов җиткерде. 

Реклама

утырыш Резидә Җамалтдинова фотосыУтырышны алып баручы район башлыгы Марат Гафаров бишенче мәсьәләне карау алдыннан депутатлар корпусына үз исеменә районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисеннән эштән азат итүне сорап гариза кергәнлеге турында белдерде. Әлегә кадәр бу вазифвны Булат Җәгъфәр улы Ханбиков башкарып килгән иде. Район башлыгы аңа хезмәте өчен рәхмәт белдеде һәм Мактау грамотасы тапшыды.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкару әлегә кадәр район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе булып эшләгән Ирек Хайруллинга йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев