Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район прокуратурасына яңа җитәкче

Яңа билгеләнүләр

Чүпрәле районы прокуроры итеп Олег Гайнетдинов билгеләнде. Олег Гайнетдинов Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында хезмәт эшчәнлеген 1998нче елда, Яр Чаллы шәһәрендә,  тикшерүче вазифасында башлаган.

Шунда ук, прокуратураның өлкән тикшерүчесе,  Яр Чаллы шәһәре прокуроры ярдәмчесе ,  җинаятьләрне тикшерү өлкәсендә күзәтчелек бүлеге прокуроры булып эшләгән.

2007-2008нче елда –ТР прокуратурасының 1нче җинаятьләрне тикшерү өлкәсендә күзәтчелек бүлегенең  өлкән прокуроры, 2008-2013нче елларда –Казан шәһәренең  Киров һәм Совет районнары  прокуроры урынбасары вазифасын башкара. 2013-2015нче елларда Татарстан Республикасы Прокуратурасының хокукый статистика идарәсе оештыру-методик бүлеген җитәкли.

2015- 2023 елларда– Татарстан Республикасы Прокуратурасының җинаять-процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү буенча идарә башлыгы урынбасары,  Татарстан Республикасы Прокуратурасының мәгълүмати технологияләрне һәм мәгълүматны яклау,  хокукый статистика ведомство идарәсе башлыгы урынбасары –бүлек башлыгы булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев