Чүпрәле район мәдәният йортында хатын-кызларны хөрмәтләделәр
Ватанны саклаучыларны тәрбияләүчеләр
Чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм вафат булган хәрбиләрнең хатыннары чакырылган иде.
Әлеге ханымнарның күбесе бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә—маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре әзерли, азык-төлек җыелмалары туплый. Бүләкләүләр, рәхмәт сүзләре һәм концерт программасы — гүзәл затларга күрсәтелгән хөрмәтнең бер өлеше генә.
Район башлыгы Марат Гафаров залда утыручы гүзәл затларга мөрәҗәгать итеп, олы рәхмәт сүзләрен әйтте.
— Бүген махсус хәрби операциядә лаеклы катнашып, Ватаныбызны үзләренең гомерләре бәрабәренә саклаучы батыр уллар үстергәнегез өчен барыгызга да рәхмәт. Бүген алар үз хезмәтләрен намус белән башкара, үзләрен лаеклы күрсәтә,-диде ул.
Чарада, шулай ук, махсус хәрби операция хәрбие Фаил Гафуров та катнашты. Кыска вакытлы ялы Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән туры килеп, ул барлык хәрбиләр исеменнән әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
Концертта шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча» республика конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Әлеге бәйгедә катнашучылар да волонтерлык һәм гуманитар эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Борындык станциясендә гомер итүче Наталья Егорованың улы инде беркайчан да кайтмаячак.
—Улыбыз Егорның юклыгына ышанасы килми. Әмма ул чын геройларча вафат булды. Аның истәлеге райндашларыбыз хәтерендә мәңгегә калыр дип ышанабыз. Улыбыз илебез иминлеге өчен көрәште,-ди Ана.
Бу көнге концерт программасын район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре әзерләгән иде. Сәхнәгә күтәрелгән җитәкчеләрнең дә, бүлек хезмәткәрләренең дә чыгышлары хатын-кызның матурлыгын, ил һәм гаилә тормышында алар тоткан рольнең әһәмиятен ассызыклады.
Күркәм традиция буенча җылы очрашу залда утыручы ханымнарга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев