Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаровтан Яңа ел котлавы
Райондагы барлык казанышлар – уртак тырышлык нәтиҗәсе.
Хөрмәтле чүпрәлеләр, районыбыз кунаклары!
Яңа, 2024 ел, Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Яңа ел – һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. Ул һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул вакытта ул җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгаклар ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен дә уңай вакыт.
Безнең район өчен 2023 ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау объектларын үзгәртеп кору буенча зур төзелешләр алып барылды, социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар капиталь ремотланды. Шулай ук, районда зур күләмдә юл төзү эшләре алып барыла, кече һәм урта бизнес үстерелә, күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. 2023 ел, шул ук вакытта, сынауларга да бай булды. Бу елда махсус хәрби операция дәвам итте, кайбер гаиләләр ишеген кайгы шакыды. Һәм бүгенге көннәрдә дә безнең ир-егетләребез Украинада, үз гомерләрен ут астына куеп, бабалары Бөек Ватан сугышы барышында күрсәткән батырлыкларны күрсәтәләр. Махсус-хәрби операциядә катнашучыларның туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын, дөньяда, ниһаять, тынычлык урнашачагын да сезнең белән бергә, түземсезләнеп көтәбез.
Кадерле дуслар! Райондагы барлык казанышлар – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәм. Барыбыз бергә булганда ышанычлы адымнар белән алга барырбыз, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, иң катлаулы бурычларны да хәл итәрбез, дип уйлыйм. Тиздән 2024 елга аяк басабыз. Киләсе ел якты гамәлләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, килешеп яшәү алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телим! Яңа ел, бәйрәмнәр белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев