«Чүпрәле» паркында «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале үтте
Көн вакыйгасы

«Чүпрәле» паркында «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале үтте

Чарада республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән чүпрәлеләрне хөрмәтләделәр

2026 ел – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак игълан ителде. Әлеге фестиваль дә Хәрби һәм хезмәт батырлыгына, шулай ук беренче чиратта үзләренең көндәлек тырышлыгы белән районыбызның һәм республикабызны тотрыклылыгын тәэмин итүче кешеләргә багышланды.

Фестивальгә килүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән җитештерелгән һәм җибәрелә торган кирәк-яраклар күргәзмәсе белән дә танышты, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм балалар, яшьләр оешмалары коллективлары тарафыннан оештырылган төрле мастер-классларда катнашты.

Алдынгыларны бүләкләү

Әлбәттә, бәйрәмдә төп игътибар республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларны тантаналы төстә хөрмәтләү булды. Төрле өлкәләрдә эшләп, үз һөнәрләренә тугры калучыларга сертификатларны район башлыгы Марат Гафаров, РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин тапшырды.

–Районыбызда республика һәм федераль программалар кысаларында бик күп эшләр башкарыла. Төзелешме, төзекләндерүме – боларның барысының артында хезмәт кешесенең тырышлыгы, фидакарьлеге һәм һөнәри осталыгы тора. Һәркемгә зур рәхмәтемне ирештерәм, - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Марат Ринат улы билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда муниципалитетта унлап социаль объект төзелгән, җидедән артык мәктәп ремонтланган, белем бирү учреждениеләрендә «Үсеш нокталары» барлыкка килгән, быел Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда агросыйныфлар ачылды,  азык-төлек блоклары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылган, һ.б, һ.б. Әлеге вакытта районда күп төрле төзелеш, төзекләдерү эшләре бара.

Район башлыгы яшь белгечләрнең дә районга кайтуын  билгеләде. Аның сүзләренчә, социаль өлкәнең, сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының үсеше, беренче чиратта, халыкның үзеннән тора.

Максим Топилин да районның, республиканың һәм илнең үсешендә хезмәт кешесенең ролен аерым билгеләп үтте, районның алдынгы хезмәткәрләренә, үз эшенә тугры, тырыш һәм фидакарь кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмне дә югары бәяләде.

Республиканың Электрон Мактау тактасына 74 райондашыбыз кертелгән. Алар арасында авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куючылар һәм башкалар бар.

– Республиканың Электрон Мактау тактасына кертелүемә зур шатлык хисләре кичерәм. Җитәкчеләребез тарафыннан танылган бу хезмәтемнең олуг дәрәҗәсе, дип саныйм. Республикабызда хезмәт кешеләрен шулай билгеләп үтү–күркәм гамәл. Алга таба да районыбыз, республикабыз, илебез үсеше өчен хезмәт итәрбез, лаеклы белгечләр әзерләрбез, дип ышандырам,-дип билгеләде үз чыгышында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина. (Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Галина Кудряшова).

 


Нет комментариев