Чүпрәле өлкәннәре чигәргә өйрәнде
Бу юнәлештә Яңа Уби авылында үзенең осталыгы белән дан тоткан Ирина Ярзуткина тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Россия пенсионерлар Советының райондагы җирле бүлегендә чигү буенча мастер-класс узды. Чара кул эшләре – көндәлектә хобби гына түгел, ә күңел җылысына әверелгән кешеләрне җыйды.
Бу юнәлештә Яңа Уби авылында үзенең осталыгы белән дан тоткан Ирина Ярзуткина тәҗрибәсе белән уртаклашты.
–Теләсә нинди яшьтә дә үзенең теләгән иҗат белән шөгыльләнергә була. Моның өчен бүгенге көндә барлык мөмкинлекләр бар. Интернет киңлекләрендә дә өйрәнергә була. Без, өлкәннәр, лаеклы ялда булучылар белән бүлекчәбездә җирле остазлар ярдәмендә мондый очрашуларны мөмкинлек булган саен оештырырга тырышабыз. Мондый мастер - класслар –ул яңалыкка өйрәнү, ял итү, аралашу, сөйләшү дә ул, - ди җирле совет рәисе Дилүзә Азизова.
–Иҗади сәләтләребезне ачтык һәм матур бизәкләр ясарга өйрәндек. Балачакка кайттык, элек бит чигү-тегү эшеннән башка тормышны күз алдына да китерү мөмкин түгел иде,- дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлсинә Фәизова.
Мастер-класс җитәкчесе Ирина Ярзуткина:
–Минем бурыч-белгәнемне күрсәтү генә генә түгел, өлкәннәрне иҗат эшенә илһамландыру да. Һәрберсенең-үз дөньясы, бизәге, үз фантазиясе. Һәм иң мөһиме –күңелләр күтәренке, ә күзләрдә –нур чаткысы! Димәк, алга таба очрашуларны дәвам итәчәкбез.
Иҗат буыннарны берләштерә. Бүлек җитәкчесе Дилүзә Азизова алга таба мондый очрашуларны яшьләр белән дә үткәрүне планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев