Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровның Җиңү көне белән котлавы
Мөхтәрәм тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле чүпрәлеләр!
Агымдагы язда без 81 нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршылыйбыз. Бу бәйрәм элеккечә үк эчкерсез дулкынлану һәм җиңүчеләр буынына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән тулы.
Бөек Ватан сугышының рәхимсез җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнары хакында якты истәлек сакламаган бер генә йорт та юктыр.
Чүпрәле районыннан Бөек Ватан сугышында 14 меңнән артык кеше катнаша. Шуларның һәр икенчесе канкойгыч бәрелешләр вакытында сугыш кырларында батырларча һәлак була. Без якташларыбыз батырлыгы алдында баш иябез һәм Бөек Ватан сугышында җиңү хакына үзләреннән саллы өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алар илебезне сугыштан соңгы җимерекләрдән торгызганнар, районыбызның, республикабызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәр.
Без Советлар Союзы Геройлары - Зариф Алимов (Яңа Кәкерле), Семен Уганин (Матак), Нурулла Фазлаев (Мунчәли), Исмәгыйль Хәкимов (Зур Чынлы), Петр Юхвитов (Хорновар-Шигали) һәм Дан орденының тулы кавалерлары Зиатдин Арсланов (Кече Чынлы) һәм Григорий Семенов (Городище) белән горурланабыз.
Без Җиңү өчен генә түгел, ә якты киләчәгебез, җир йөзендә тынычлык урнаштыру хакына сугышкан ата-бабаларыбызның кыюлыгы, батырлыгы, патриотизмы, рухи ныклыгы турында истәлекләрне изге итеп саклыйбыз һәм югары бәялибез.
Бүген, махсус хәрби операция барганда, җиңүчеләр кавеменең батырлыгын дәвам итеп, райондаш ир-егетләребез илебез иминлеге сагында торалар. Алар җилкәсенә йөкләнгән эшнең тарихи масштабы һәм әһәмияте гаять дәрәҗәдә зур, батырлыклары һәркем өчен үрнәк булып тора.
Безнең бурыч – батыр халкыбызның бөек каһарманлыгы турында якты истәлекне изге итеп саклау, аның намуслылыгын һәм героик данын хөрмәт итү һәм, әлбәттә инде, алга куелган бурычларны югары профессионализм белән, кыю һәм карусыз үтәүче егетләребезне игътибар, кайгырту белән чолгап алу.
Кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Канкойгыч сугышның шаһитлары көннән-көн азая бара. Бүгенге көндә районыбызда бер генә исән сугыш ветераны да калмады, аларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәренең саны да елдан-ел азая бара.
Бу истәлекле бәйрәмдә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, гаиләләрегездә тынычлык, татулык хөкем сөрсен! Җиңү һәм аның турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә саклансын, бу игелекле эшләрдә, өлкән буын турында даими һәм көндәлек кайгыртуда чагылсын!
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев