Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга янә 100 меңгә якын сум акча күчерде

Әйтергә кирәк, Чүпрәле районы мөхтәсибәте моңа кадәр дә хәрбиләргә 235 мең сум акча күчергән иде.

Бүген, Раҗәб аеның 25нче көнендә (16нчы февральдә), Чүпрәледә  район имам-хатыйбларының җыелышы булып узды. Утырыш имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада 2022нче елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде. Көн тәртибендә мәчетләр эшчәнлеге, уку-укыту, дәгъвәт, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл ризык белән туклануны оештыру һ.б. сораулар каралды.

Имам-мөхтәсиб махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акциянең  нәтиҗәләрен барлады.

–Бер атна эчендә Чүпрәле районының барлык 25 мәхәлләсеннән 95 000 сум күләмендә акча җыелды. Әлеге җыелган акчалар махсус хәрбия операция кысаларында мобилизацияләнгән Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм кирәк-яраклар алып җибәрүгә тотылачак. Барлык җыелган акчалар банк аша Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фонды исәп-хисап счетына күчерелде,-диде мөхтәсиб.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов акчалата ярдәм җыюда зур тырышлык куйган дин әһелләрен билгеләп үтте. Болар – Кече Чынлы авылы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Рифкать хәзрәт Туктаров (42 000 сум), Татар Бизнәсе авылы имам-хатыйбы Ярулла хәзрәт Салихов (33 000 сум һәм 10 литр бал), Татар Шатрашаны имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Таҗетдинов (28 000 сум) һ.б.

Әйтергә кирәк, Чүпрәле районы мөхтәсибәте моңа кадәр дә хәрбиләргә 235 мең сум акча күчергән иде.

Чарада катнашучы дин әһелләренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның дини-тәрбияви әһәмияттәге цитаталары тупланган кулланмалар тапшырылды. Соңыннан имам-хатыйблар белән әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.

Дәвам итеп

Акчалата ярдәмнән тыш, Татарстан мөхтәсибәтләре хәзерге вакытта хәрбиләргә хәләл ризык һәм кирәк-яраклар җыюны дәвам итә. Болар – медикаментлар, шикәр, тоз, кофе, хәләл тушенка, салфеткалар, гигиена әйберләре, портатив газ плитәләре, конфет, чәк-чәкләр. Хәзерге вакытта Нәзарәткә солдатларга җибәрү өчен ярдәмне Югары Ослан, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәтләре алып килде. Аны киләсе атнада махсус операциядә катнашучы кардәшләребезгә алып барып тапшыру көтелә.

Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев