Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча ункөнлек уза

Уку елы дәвамында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүдән тыш, балаларны яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарында катнашуга җәлеп итү, янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәренә кызыксыну уяту тора да мөһим бурыч булып торачак.

Бу көннәрдә белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча дәресләр үткәрәлә. Дәресләрнең максаты: балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгыннарны булдырмау һәм алар барлыкка килгән очракта дөрес эш итү тәртибен өйрәтү, кеше гомерен, матди һәм рухи кыйммәтләрне саклау өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге инспекторы Александр Мердеев:

–Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлеге хезмәткәрләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 114 нче янгын сүндерү часте  хезмәткәрләре  Белем көнен үткәрүдә үк катнаштылар. Әлеге эш  уку елы дәвамында алып барылачак. Укучылар белән  янгын сүндерү частенә экскурсияләр үткәреләчәк. Очрашулар, тематик дәресләр, әңгәмәләр  үткәрү  планлаштырыла. Укучылар һәм мәктәп коллективы белән берлектә эвакуация элементлары эшләнәчәк.  Шулай ук,  гадәттән тыш хәлләр вакытында балаларның, укытучыларның һәм техник персоналның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре буенча профилактик эш алып барылачак.

Уку елы дәвамында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүдән тыш, балаларны яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарында катнашуга җәлеп итү, янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәренә кызыксыну уяту тора да мөһим бурыч булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев