Чүпрәле мәктәпләре яңа электрон системага күчте
Татарстанның барлык мәктәпләре 2024 елның 9 гыйнварыннан модернизацияләнгән «ТР Электрон мәгариф» мәгълүмат системасына күчте.
Бу көннәрдә район белем бирү учреждениеләре, әти-әниләр, укучылар шушы системаны өйрәнү белән мәшгуль.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Халиуллов белдерүенчә, «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисында бик күп вариантлар һәм яңа юнәлешләр бар. Аның ярдәмендә мөгаллимнәргә отчетларны тапшыру җиңелрәк булачак, бөтен мәгълүмат бу системада тупланачак.
Исегезгә төшерәбез беренче тапкыр, кәгазь варианттан электрон көндәлеккә 2009 елда күчелде, ягъни шушы елдан edu. tatar. ru адресы буенча «ТР Электрон мәгариф» системасы эшли башлаган иде. Әлбәттә, алдынгы технологияләр замана чорында, һәр нәрсә көне белән алга киткәндә, әлеге система җитди искерде, шуңа күрә аны масштаблы модернизацияләү турында карар кабул ителде.
Яңа системага керү Россия дәүләт хезмәтләре порталындагы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша башкарылуы белән дә уңайлы. Моннан тыш, системага логин һәм пароль ярдәмендә дә тоташып булачак.
"Татарстан Республикасы Электрон мәгариф"нең яңартылган версиясен кертү нәтиҗәсендә ата-аналар һәм укучылар барлык мәктәп предметларыннан бай китапханәгә керә ала. Шулай ук темаларны тирәнтен өйрәнү өчен сайлап алынган материаллар, өй эшләрен башкару вариантларыннан файдалана алачак. Шулай ук яңа система белем бирү программаларын үзләштерү барышын күзәтүгә игътибарны арттырачак.
—Яңартылган версия укытучыларны өстәмә эшләрдән азат итәр, күбрәк вакыт белем бирү процессына юнәлдерелер, -ди Газинур Халиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев