Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле имамнары сәнгатьле сөйләм курслары узды

Әлеге башлангыч ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән тормышка ашырыла.

Чүпрәле районы имамнары халык алдында чыгыш ясау сәнгате һәм әдәби сөйләм нигезләре буенча дәресләр уздылар. Анда районыбыз мәчетләреннән 25 имам катнашты.

Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары – сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты Илсөяр Шиһапова һәм һәвәскәр театр коллективының сәнгать җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова алып бара.

Имамнар өчен оештырылган риторика һәм матур сөйләм осталыгы дәресләрендә катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, чыгыш текстын әзерләргә, тавыш куярга, аудиториядә үз-үзеңне тотарга өйрәнде. Мастер-класслар ике дәрес итеп, 4 сәгать узды.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов билгеләп үтүенчә, әлеге башлангыч ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән тормышка ашырыла. Имамнар өчен риторика дәресләре Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләрен һәм 1530 дин әһелен колачлаячак, аның төп максаты – имамнарның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм ораторлык осталыкларын арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев