Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре армиягә китте

Күркәм йола буенча егетләргә юл сәдакасы тапшырылды.

Армиягә алынучыларның чираттагы төркеме ашыгыч хезмәт үтү өчен республика хәрби комиссариатының җыелу пунктына юл тотты.

Алар арасында: Чуваш Бизнәсеннән Максим Васильев, Татар Саплыгыннан Михаил Горбунов, Яңа Чүпрәледән Ильназ Насретдинов, Чуваш Бизнәсеннән Павел Поселенцев, Татар Шатрашаныннан Райят Рамазанов, Чуваш Шәйморзасыннан Дмитрий Тужилкин бар.

Егетләрне озату чарасы, гадәттәгечә, Петр Дементьев паркында иртәнге 04.20 сәгатькә узды. Аларны озатырга район җитәкчелеге, якыннары, дуслары ьыелды.

Байраклар җилфердәде, сабуллашу җырлары яңгырады. Мондый җырлар белән авылларда элек тә ир-атларны фронтка, армиягә озатканнар. Яшьләр аны белә һәм бүген дә дәвам итә һәм бу символик мәгънәгә ия – традицияләр яши.

Егетләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов мөрәҗәгать итте.

–Армиядә хезмәт итеп, сез Ватан алдындагы изге бурычны үтисез. Чөнки алда – тулы бер тормыш. Армиядә үзеңне яхшы яктан күрсәтергә кирәк. Башкалар өчен үрнәк булыгыз, командирларны тыңлагыз,  ышанычлы дуслар табыгыз. Хезмәтегезне намус белән үтәгез һәм исән-сау әйләнеп кайтыгыз,-диде ул.

Күркәм йола буенча егетләргә юл сәдакасы тапшырылды.

“Армиядә хезмәт итү–намус эше”,- дип егетләр бер елдан кайтырга вәгъдә итеп, якыннары белән саубуллашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев