Чүпрәле егетләре армиягә китә
Хәрби хезмәт
Районда быелгы язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең беренче төркеме юлга чыкты.
15 апрель көнне иртәнге якта өч райондашыбыз: Яңа Ишле авылыннан Азат Нигъманов, Городище авылыннан Владимир Никитин һәм Чуваш Чүпрәлесеннән Александр Хрисано республиканың җыелма пунктына киттеләр.
Аларны озату тантанасы ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Дементьев исемендәге паркта узды.
Егетләрнең әле малайлыклары да чыгып бетмәгән кебек — йөзләрендә шуклык чагыла. Кыю ир-ат булып җитешер өчен нәкъ менә армия хезмәте ярдәмгә килер аларга.
Булачак солдатларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов сәламләп, аларга әти-әниләрен сөендерерлек итеп хезмәт итүләрен, исән-имин туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
—Чүпрәле егетләре һәрвакыт хәрби хезмәтләрен намус белән үтәделәр. Сезнең адресыгызга да командирлардан бары тик Рәхмәт сүзләре ирешер дип ышанабыз,-диде ул.
Үз чиратында хәрби хезмәткә алынучы егет.
Азат Нигъманов:
—Бер ел тиз узар. Егет кеше армиядә булырга тиеш. Әтиләр хезмәт иткән, бабайлар ил өчен көрәшкән. Без дә аларның юлын лаеклы дәвам итәрбез, -диде.
Бу егетләр Чүпрәле районы шефлык итүче Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә урнашкан хәрби частътә хезмәт итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев