Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле балаларына «Клаксон» театры юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен өйрәтте

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицееның башлангыч сыйныфлар укучылары, Яңа Элмәле урта мәктәбенең юидчылары, район үзәгендәге балалар бакчаларының әзерлек төркеме балалары спектакльнең тамашачылары иде.

Көзге каникуллар алдыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төрле чаралар үткәрәләр, балаларга юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтәләр.

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Казанның «Клаксон» театрының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча «Шамил һәм аның дусларының гадәти булмаган маҗаралары» спектаклен күрсәтте. 

Спектакль башланыр алдыннан балалар алдында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч-инспектор Елена Ахмукова чыгыш ясады. Алар балаларга көзге каникуллар вакытында юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук, яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлегенә басым ясадылар.

«Клаксон» театрының талантлы яшь актерлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, яшь юл хәрәкәте инспекторлары турында сөйләделәр. Балалар, шулай ук, артистларның юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре буенча күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр, артистлар белән бергәләшеп, биеделәр, җырладылар, фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев