Чүпрәле авылларында халык җыеннары уза
Кемне нәрсә борчый?
Агымдагы атнадан авыл җирлекләрендә халык җыеннары уза башлады. Гадәттә, беренчеләрдән булып ул Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле авылларында уза.
Җыеннарда җитәкчеләр хисап тотса, халык та үзен борчыган сорауга җавап алырга тырыша.
Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружковның хисап докладында күренгәнчә, җирлектә үткән ел шактый эшләр башкарылган. Күп кенә эшләр үзарасалым акчасына эшләнсә, иганәчеләр хисабына башкарылганнары да булган. Яңа Чокалы авылында мәчетнең яңартылуы, мәсәлән, иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырылган.
Бүгеннәрдә исә бу авыллар халкын иң борчыган нәрсә: юл, су, урамнарның яктырту, зиратларны чистарту.
—Халкыбызның мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырмаска, җирлектә нинди проблема бар, бергәләп хәл итәргә тырышабыз,- диде авыл башлыгы.
Яңачокалылар авыл клубына төзекләндерү үткәреләчәгенә дә зур өметләр баглый.
* * *
Иске Чокалы, Чуваш Чүпрәлесе авылында да җыеннар бик җанлы узды. Үз туган җире, туган авылы өчен янып-көеп яшәгән авыл өлкәннәре борчыган мәсьәләрне күтәрде.
Узган ел башкарылган зур эшләрдән юллар төзелүе, зират капкасы яңартылуы турында әйтелде. Моннан тыш, электр чыбыкларына, газ торбаларына комачаулык иткән агачлар да киселгән.
Билгеле ки, көнкүрештә килеп чыга торган, көтелмәгән мәшәкатьләр дә була авылларда. Янгын сүндерү машиналарын төзек тоту, җылы гараж булдыру, кышын кар көртләрен төттерү кебекләр, мәсәлән...
Авыл башлыклары аларны да санап узды.
Халык белән очрашуларда район прокуроры Олег Гайнетдинов, төрле службалар да чыгыш ясый. Авыл халкына янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлаталар. Соңгы вакытта мошенниклар тарафыннан алдану мисаллары да күп китерелә, сак булырга өндиләр.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез, аларның гаиләләренә каралган ярдәмнәр турында да сөйләнелә.
-«Бер очрашу—үзе бер гомер!» дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә халкыбызга үз гозерләрен җиткерү өчен күп төрле интернет чаралары ярдәмгә килүгә карамастан, электән килгән бергә җыелып, күрешү гадәте күпкә нәтиҗәлерәк!-диләр очрашуга килгән авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев