Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүп-чарны теләсә кайда ташламагыз: хокук бозучылар штрафка тартылачак

«Җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста!» — ди халык мәкале.

Тиешле булмаган урыннарда  чүп-чар калдыру, бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе, чөнки кайбер ваемсыз гражданнар үзләре теләгән урыннарда  чүп-чарны ташлыйлар. Әйтәсе килә, «Туган як» газетасы редакциясе территориясе дә искәрмә түгел.

Көн саен эшкә килгәндә, без машина кую урыны янында һәм редакциягә керү юлында шешәләр, пакетлар, ташланган чүп  күрәбез. Әлеге шапшаклыкны эшләүчеләргә  мөрәҗәгать итеп, боларны һәммәсен контейнерга ташлау авыр идеме сорыйсы килә?! …. ә чүп контейнерына нибары 100 м атлыйсы...

Һәм ни өчен кемдер чүп-чар таратып йөрергә, ә кемдер, дәшмичә, һаман саен шуны җыештырырга  тиеш?  Бәлки, кагыйдә бозучылар видеокамера барлыгын да белмидер.

Алга таба да мондый тәртипсезлек кабатланса–без хокук бозучыларның фотосурәтләрен һәм видеоларын урнаштырырга мәҗбүр булачакбыз!  Киләчәктә аларны административ комиссиягә чакыру һәм штрафка тарту көтә.

Хөрмәт белән «Туган як» газетасы редакциясе коллективы.

Ә бүген, 2022 елның 2 ноябрендә редакция коллективы чираттагы өмәгә чыкты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев