Чүпрүле районы Шланга авылында “Майның унбише” узды
Алмагачлар чәчәк ата, майның унбишләрендә...
...Кайсыбыз гына әлеге җырны сузмаган икән?! Хәер, хәзер дә, түземсезләнеп җәйне көткәндә, олысы, кечесе дә җырлый бу җырны.
Елның иң гүзәл мәле ич ул – алмагачларның, туй күлмәге кигән кебек, ап-ак чагы. Ә менә Шланга авылында дистә еллардан бирле “Майның унбише”н үткәрү гадәте дә яшәп килә.
Быел да җәйге чор–районыбызда милли Сабантуй, Акатуй, Авыл бәйрәмнәренә старт буларак башланып китте ул.
Шлангалылар элек-электән “Майның унбише”н элеккеге әби-бабаларының йолаларына таянып үткәрә. Бу көнне урманга бару, дару үләннәре, беренче мунча себеркесе җыю, имән кочаклау, җирдән көч-куәт сорау гадәте яши. Бәйрәм туганнарны, дусларны, сыйныфташларны, авылдашларны берләштерә, тирә-як авыллардан да, шәһәрдән дә кунаклар кайта.
Әлбәттә, бәйрәмне оештыру күп чыгымнар да сорый. Шуңа да “Ашаган белми, тураган белә”, дигәндәй чарада төп иганәчеләрне–авыл яшьләрен атадылар.
Шлангалыларны күркәм бәйрәм белән район Башкарма комиеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады.
–Бу–язгы эшләрдән соң билгеләп үтелүче очрашу һәм ял бәйрәме. Күпләр якыннарының хәлләрен белешергә, туган нигезләрен күрергә кайта. Мондый очрашулар, бәйрәмнәр әби - бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне саклауга, аларны үстерергә ярдәм итә, яшьләребездә милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли,-диде ул.
Бәйрәм җылылык, күңеллелек рухы белән сугарылган иде. Гармун моңы тынып тормады. Кызыклы уеннар, җыр, бию, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Гөлҗамал” фольклор ансамбле әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. һәркем үз күңелен үзе күреп, уеннарда да актив катнашты. Өлкәннәр, яшьләр читтә калмады. Мәйдан гөрләде! Уеннар да үзенчәлекле булды. Яшьләр арасында милли көрәш ярышлары да, “Әтәчне куып тоту” кебек уеннар да узды.
Ул гына да түгел, бәйрәм белән котларга танылган эстрада артисты Булат Галлямов кайткан иде. Кемдер аның агылган моңлы тавышына сокланды, хатирәләр диңгезендә йөзде, ә кайберәүләр кушылып җырлады, биеде. Танылган алып баручы Ренат Галиәскәр бәйрәмгә җыелган халыкны көлдерде дә, уйландырды да – бер генә дә моңаерга урын калдырмады.
Шланглалар авыл, аның тарихы белән хаклы рәвештә горурланып кына калмыйча, киләчәккә дә зур өметләр баглый. Моның дәлиле-сәләтле, эшчән, белемгә омтылышлы яшьләре. Биредә йорт хайваннары үстерү белән шөгыльләнүчеләр, бизнес алып баручылар шактый. Моннан тыш, Шланга авылы – агач эшкәртү буенча иң уңган балта осталары, мәдәниятле, җырга-моңга гашыйк кешеләр яши торган җирлек.
– Авыл халкы –ул бит үзе бер зур гаилә сыман. Һәркайсының борчуы, шатлыгы, яшәеше күз алдында, - ди авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов. –Алга таба да авылыбызның чәчәк атачагына ышанасы килә. Яшьләребез күп булсын. Балалар туып торсын, гореф-гадәтләребез саклансын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев