Чүпрәленең яшь профессионаллары осталык күрсәтә
"Мәгариф һәм профориентация" елы кысаларында Чүпрәленең күп тармаклы техникумы базасында шактый гына чаралар үтте. "Яшь профессионаллар" дип аталган район конкурсының "Татар ашлары" компетенциясе буенча үткәрелгән "Яшь профессионаллар" район конкурсында катнашу өчен унлап конкурсант теләк белдерде. Алар арасында җәмәгать туклану предприятиесе хезмәткәрләре һәм техникум студентлары да бар иде. Яшь эшче кадрларның...
"Мәгариф һәм профориентация" елы кысаларында Чүпрәленең күп тармаклы техникумы базасында шактый гына чаралар үтте. "Яшь профессионаллар" дип аталган район конкурсының "Татар ашлары" компетенциясе буенча үткәрелгән "Яшь профессионаллар" район конкурсында катнашу өчен унлап конкурсант теләк белдерде.
Алар арасында җәмәгать туклану предприятиесе хезмәткәрләре һәм техникум студентлары да бар иде. Яшь эшче кадрларның һөнәри осталыгын күтәрү һәм яшьләр арасында әлеге профессияне пропагандалау конкурсның төп максаты итеп куелды. Конкурсантлар башкарган кулинария эшләнмәләрен пешерүне махсус билгеләнгән экспертлар комиссиясе күзәтеп барды һәм соңыннан гомуми нәтиҗә чыгарды. Дәрәҗәле комиссия составында Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге начальнигы Елена Милимова һәм Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече, эксперт Гөлинә Юсупова бар иде. Конкурста катнашучыларның барысы да үзләренә тапшырылган биремне тәмле иттереп һәм оригиналь бизәкләп эшләү өчен зур һөнәри осталык күрсәтте. Барлык баллар нәтиҗәсе буенча беренче урынны техникумның өченче курс студентты Анастасия Шәрәфетдинова яулады. Башкарма комитет буфеты хезмәткәре Ләйсән Яфизова икенче урынга лаек булды. Өченче урыннарны шәхси эшмәкәр Надир Мөшәрәпов цехында эшләүче Алина Козлова һәм "ДТОТ" ашханәсе хезмәткәре Надежда Хаярова алды. Техникум җитәкчелеге бүләкләрне җиңүчеләргә генә түгел, барлык катнашучыларга да әзерләгән иде. Конкурсны оештыручылар үз белгечләрен ярышларга тәкъдим итүләре өчен предприятие җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев