Чүпрәлеләр "Үлемсез полк" акциясенә кушылды
«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. Әлеге акциягә беренче тапкыр старт Томск шәһәрендә бирелгән иде. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге акциягә чүпрәлеләр дә бик теләп кушылды.
Акция кысаларында район башлыгы Александр Шадриков, җитәкчеләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, яшьләр, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы Геройларының фотосурәтләрен тотып, Сәйфихан нәфиев урамы буйлап, район үзәгенә-Мәңгелек ут янына юл алдылар. Үзәк урамнар буйлап атлаганда аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз олы бәйрәм көнендә әнә шул рәвешле исәннәр белән бергә "сафка басты".
Александр Шадриков улы белән сугыш кичкән ике бабасының да фотосурәтләре белән чыкканнар. Район башлыгы, акциянең әһәмиятлеге турында искәртеп, «Үлемсез полк» гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итүен ассызыклады.
Түбән Каракитә авылыннан килгән Гөлсинә Чабаева да оныгы белән бабалары Шәһимәрдән Салихов турында сөйлиләр:
-Бабабыз 1941 елның 13 сентябрендә үзе теләп Чүпрәле военкоматыннан фронтка китә. Ленинград фронтының 189 укчы дивизиянең, 864 енче укчы полкында саперчы булып хезмәт итә. Немец илбасарларына каршы көрәшкәндә Пушкино шәһәре астында 2 тапкыр яралана.(Беренче тапкыр 1943 елның 20 августында, икенчесе- 1943 елның 6 ноябрендә).Осколкалар уң як кулына эләгә, нәтиҗәдә уң кулын терсәктән кисеп алалар. Бөек Ватан сугышында немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Югары Совет Президиумы указы нигезендә Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнә. Сугышта алган җәрәхәтләреннән 1943 елның 6 ноябрендә фронттан китәргә мәҗбүр була. Госпитальдә озак дәваланганнан соң, 1944 елның мартында туган авылына кайта. Авылда машина- трактор паркында, мәктәптә каравылчы булып хезмәт итә. 1974 елда вафат була. Без аның белән горурланабыз. Киләчәк буын, оныкларым да аның батырлыкларын белеп үсүен телим,-ди Гөлсинә ханым.
Сугыш, аның афәте һәр гаилә, һәр кеше язмышында үз эзен салган. Шәхсән үземнең бабам Хамит Сафиулла улы Мөшәрәпов та 1941 елда сугышка китеп, 1943 елда Ленинград шәһәрен саклаганда вафат була. Бабам сугышка киткәч, беркүпмедән әнием туа. Бу хакта ул бары тик язган хатлардан гына белә ала, ә кызы белән күрешүләр насыйп булмый аңа.
Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Ә "Үлемсез полк» акциясе Геройлар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.
Акциядән күбрәк фотоларны түбәндәге сылтама буенча карый аласыз:
"Бессмертный полк" в Дрожжановском районе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев