Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә техниканы кышкы саклауга куйдылар

Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина - трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана.

Игенче ел әйләнә киеренке хезмәттә. Кыр эшләре тәмамланды дисәк тә, ул янә машина - трактор паркында, киләсе эш чоры өчен әзерлек күрә. Элек - электән килгән гадәт буенча басудан кайткан тракторларны, комбайннарны һәм тагылма инвентарьларны чистартып, ГОСТ таләпләренә туры китереп кышкы саклауга куялар. Тырмалар, чәчкечләр һәм башка агрегатлар да алдан билгеләнгән график буенча төзекләндерү өчен чиратка куела. Техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составында Татарстан Республикасының "Гостехнадзор" идарәсе вәкилләре, район агроидарәсе белгечләре һәм урыннардагы инженер - техник службасы хезмәткәрләре бар иде. Комиссия хуҗалыкларның һәм агрофирма филиалларының машина - трактор паркларында булып техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм көзге - кышкы авыл чорда хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады. Барлык паркларда да ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кыйммәтле узеллары, механизмнары һәм ременьнәре алынган, агрегатлар полиэтилен белән капланган һәм тәгәрмәчләре агартылган. Чүпрәле районы буенча "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы, баш дәүләт инженер - инспекторы Илдар Шәйхаттаровның әйтүенә караганда, хуҗалыкларның күпчелеге техниканы кышкы саклауга кую эшләрен кыска срокта тәмамлаган. Басулардагы кагатларда чөгендер булганлыктан, кайбер техника әле дә булса эшләп тора. Аерым хуҗалыклар бөртекле ашлык һәм терлек азыгы әзерләүдә эшләүче бик кыйммәтле комбайннарны ангарларда һәм ябык түбә астында саклап дөрес эшлиләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча республиканың баш дәүләт инспекторы Радик Зиатдинов җитәкләгән комиссия "Ак Барс - Чүпрәле" һәм җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте механизаторлары һәм инженер - техник хезмәткәрләбре эшенә иң югары баллар куйды. П. В. Дементьев агрофирмасы, җаваплылыгы чикләнгән "Эталон Агро" җәмгыяте һәм "Низамов А. А." крестьян - фермер хуҗалыгы игенчеләренең тырышлыклары да уңай билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев