Чүпрәледә санитар икеайлык дәвам итә
Чүпрәле муниципаль районы территориясендә санитар чистарту һәм әйләнә - тирә мохитны төзекләндерү буенча икеайлык дәвам итә. Аңа агымдагы елның 1 апреленнән старт бирелгән иде.
Әлеге чорда башкарыласы эш планнары нигезендә, җәмәгать һәм предприятиеләр территорияләрендә, халыкның ял итү урыннарында, яшеллек һәм су саклау зоналарында, паркларда һәм скверларда, урам юлларында чистарту, төзекләндерү эшләре үткәрелде. Ай дәвамында оешма, учреждение һәм авыл җирлекләре җитәкчеләреннән алынган мәгълүматлар буенча, чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 6,5 меңгә якын кеше, 95 берәмлек автотранспор катнашты һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына 2,5 мең тонна чүп - чар чыгарылды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Алексей Полюшев әйтүенчә, җаваплылыгы чикләнгән "Торак" җәмгыяте район үзәгендәге күп катлы йортлар территоряләрендә чистарту эшләрен тиешенчә оештырмаган, юган керләрне киптерү өчен бер типтагы корылмалар урнаштыру эшләрен башкармаган, ял итү зоналарын тәртипкә китермәгән. -Җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго" җәмгыятенә дә каты көнкүреш калдыкларын ташлау контейнерларын һәм аларны урнаштыру мәйданчыкларын ремонтлау эшләрен тиз арада төгәлләргә кирәк,- ди Алексей Сергеевич. - Газ службасы үз территориясен һәм беркетелгән паркны чистарту эшен оештырмады. Былтыр газ көйләү шкафлары янындагы участокларда сөрү үткәрелгән иде, әмма бүгенге көнгә кадәр аларны тигезләү эше башкарылмаган. 26 апрельдә район башлыгы Александр Шадриков үткәргән киңәшмәдә район мәдәният йорты янындагы елга - ерынтыларны чистарту өчен һәр оешмадан ун ир - егет катнашырга тиешлеге турында әйтелде. Хезмәт коллективлары моңа бердәм кушылды. Җаваплылыгы чикләнгән "Тепловик" җәмгыяте мәктәп тәмамлаучылар паркы территориясендәге күлнең ихаталарын урнаштырырга һәм әлеге парктагы балалар мәйданчыкларына ком кайтарырга тиеш. Авыл җирлекләре үз территорияләрендәге юл һәм урман полосалары буйларын чистарту буенча билгеле эш башкардылар. Әмма мәгариф бүлеге начальнигына берничә мәртәбә искәртү ясауга да карамастан, мәгариф хезмәткәрләре барлык җирлекләрдә дә активлык күрсәтмәгән.Село Уби һәм Городище авыл җирлекләре территорияләрендә 653 төп куак утыртылган. Ә башка җирлекләрдә моңа тиешле дәрәҗәдә игътибар итмиләр. Мәктәп коллективлары көче белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелисклар әйләнә тирәсен тәртипкә китерү буенча эшләр дәвам итә. Ни кызганыч, авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрен чистарту һич тә канәгатьләнерлек түгел. Терлекчелек фермалары һәм силос - сенаж траншеялары урнашкан территорияләрне чистартуга керешмәгәннәр. 25 апрельдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры Чүпрәле районы территориясен вертолеттан күзәтте. Нәтиҗәдә, авыл җирлекләренең күпчелегендә рөхсәт ителмәгән чүп - чар ташлау урыннары булуы ачыкланды. "Коммуналь челтәрләре", "Тепловик" , "Стройсервис", "Агрохимсервис", "Мәхмутов" крестьян фермер хуҗалыгы һәм "Чулпан" кафесы территорияләрендә дә чүп - чар өемнәре бар. Санитар икеайлыкның беренче аендагы тикшерүләргә нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 3,6 маддәсе буенча җиде һәм башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан бер административ беркетмә төзелде. Шланга, Марс, Яңа Элмәле, Иске Чокалы, Түбән Чәке һәм Яңа Ишле авыл җирлекләре дә берәр бөркетмә яздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев