Чүпрәледә игелекле ярминкә үтте
Язгы игелек атнасы кысаларында район мәдәният йортында "Игелекле ярминкә" үткәрелде. Ярминкә Иске Ишле авылында яшәүче Раниль Мөхәммәтҗановка ярдәм итү йөзеннән, оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, үткән ел Раниль әти-әнисенә булышу йөзеннән мунча мичен кабызганда бик каты пешкән иде. Мәскәүдәге пешү үзәгендә табиблар аңа берничә катлаулы операция ясадылар. Әмма Ранильга тулысынча тернәкләнү өчен тагын операция һәм дәвалау процедуралары узарга кирәк. Мөхәммәтҗановлар ишле гаилә. Раниль өчен кирәк булган барлык чыгымнарны да үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар.
"Игелекле ярминкә" дә райондашларыбыз, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, олылар, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән оекбаш, бияләй кебек кул эшләре, сувенирлар сатып алдылар. Җыелган акчалар Мөхәммәтҗановларның хәлен әз генә булса да җиңеләйтер дип ышанып калабыз, Ранильга исәнлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев