Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балалар хәрәкәте, педагог-оештыручылар өчен зона семинары-практикум үтте

22 октябрьдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында балалар хәрәкәте, педагог-оештыручылар өчен зона семинары-практикум үтте.

Семинар эшендә Республика мәктәптән тыш эш үзәге директорының оештыру эшләре буенча урынбасары Екатерина Чекмарева, Республика мәктәптән тыш эш үзәгенең балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Елена Калашникова, Республика мәктәптән тыш эш үзәгенең балалароешмалары белән эшләү бүлеге методисты Андрей Толкачев, "Россия балалар-яшьләр хәрәкәте үзәге" учреждениесенең региональ бәйләнеш бүлеге белгече Дарья Прунина, Апас, Буа, Кайбыч, Кама тамагы, Тәтеш, Чүпрәле районнарының балалар хәрәкәте кураторлары, педагог-оештыручылары катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов семинарда катнашучыларны сәламләп, 2016 ел районда Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы дип игълан ителүен, бу уңайдан ниләр эшләнүен ассызыклап, менә шундый семинарларда алынган белемнәрнең, тәҗрибәнең эштә актив кулланылуын теләде.

Балалар иҗат йорты методисты Фәнил Яфизов районда өстәмә белем бирүнең юнәлешләре һәм уңышлар белән таныштырды. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барды.

Семинарда катнашучылар өчен секцияләр буенча "түгәрәк өстәл"ләр дә әзерләнгән иде: Екатерина Чекмарева, Елена Калашникова, Андрей Толкачев һәм Дарья Пронина секцияләргә бүленеп, өйрәтүче дәресләр үткәрделәр, тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Көннең икенче яртысында семинар Балалар иҗат йортында дәвам итте. Семинарда катнашучылар игътибарына биредә "Лепка" (түгәрәк Кече Чынлы урта мәктәбе базасында эшли, Альбина Вәлиева җитәкчелендә укучылар эбру, пескография, балчыктан сыннар ясау юнәлешләре буенча шөгыльләнәләр), "Бисер" (Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе), "Веста" (Алешкин-Саплык урта мәктәбе, укучылар Ирина Антонова җитәкчелегендә "Сладкий букет", пейп-арт, атлас тасмалар белән чигү техникасы буенча шөгыльләнәләр) күргәзмә-экспозиция тәкъдим ителде. Семинарда катнашучылар өчен, шулай ук, Балалар иҗат йортында экскурсия дә оештырылды. Килгән кунаклар балалар шөгыльләнгән хореография, бию, авиамодельләштерү, картинг, 3Д-модельләштерү кебек классларны бик теләп карадылар.

Чарадан ФОТОЛАРНЫ ссылка буенча карый аласыз: http://chuprale-online.ru/tt/the-news-tat/item/10471-v-droghghanom-sostoyalsa-zonalno-obychayuchi-seminar-dlya-pedagogov-organizatorov.html

Аннан соң семинар Балалар иҗат йортының актлар залында дәвам итте. 2016-2017 уку елында Алешкин-Саплык урта мәктәбе Россия Укучылары Хәрәкәте яңа проектын тормышка ашыру буенча пилот мәктәп буларак сайлап алынган иде. Биредә семинарга килгән кунаклар алдында Алешкин-Саплык урта мәктәбенең Россия Укучылары Хәрәкәте оешмасы укучылары чыгыш ясадылар.

Соңыннан семинар-практикум эшенә нәтиҗә ясалды. Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар да, районнардан килгән кунаклар да райондагы мәгариф өлкәсендә башкарылучы эшкә, биредәге шартларга уңай бәя биреп, район, мәгариф җитәкчелегенә, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар