Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 80 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1181 кеше яши

Ел саен, 1 октябрьдә күңелләргә якын бәйрәмнәрнең берсе-Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. 1992 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан бу көн Халыкара дәрәҗәдә игълан ителгән иде. Быел ул шимбә көнгә туры килә.

Район халкын социаль яклау идарәсендә 2016 елның 1 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, районда 80 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1181 кеше, 90 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 149 кеше яши. Ә менә бер гасыр чиген кичкәннәр-дүртәү. Бөек Ватан сугышы инвалидлары - 6, сугышта катнашкан, гомуми авырулары аркасында инвалидлыкка чыгучылар-14 кеше; шулай ук 168 тол ветераны, тылда хезмәт куйган 575 кеше гомер кичерә. Өлкән яшьтәге ялгызларның саны -119, шулай ук, районда балалары булып та ялгыз гомер кичерүче дип саналган 347 кеше бар. Район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова:

-Гадәт буенча район мәдәният йортында 1 октябрьдә зур концерт программасы күрсәтеләчәк. Шулай ук, 8 октябрьдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылачак. Быел да ул элеккеге "Сельхозтехника" территориясендә булачак. Өлкәннәр өчен төрле авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителәчәк.

Аларны үз йортыңа кайтару өчен автотранспорт биреләчәк.

"Акчарлак" бассейнында 1-5 октябрьгә кадәр 16.00-18.00 сәгать аралыгында өлкәннәр өчен бушлай йөзү, 7 октябрьдә район Башкарма комитеты бинасында 8.00-14.00 сәгатькә кадәр бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге тудырыла.

Антонина Хәлилова әйтүенчә, соңгы елларда өлкәннәрнең тормыш шартларын яхшырту буенча да хөкүмәт тарафыннан күп төрле чаралар күрелә. Күпчелек очракта бу ярдәм, аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, шул исәптән өлкән кешеләргә дә күрсәтелә. Быел 22 пенсионер шундый матди ярдәмнән файдаланган. Торак шартларын яхшырту буенча программа нигезендә районда 429 кешегә, 2016 елда 10 кешегә субсидия бирелгән. Моннан тыш өлкәннәрнең күпчелеге торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен субсидия-ташламалар, айлык юл акчалары ала, һ.б, һ.б. .

Хөкүмәт тарафыннан өлкән яшьтәгеләргә карата кабул ителгән чараларның тагын берсе ул - социаль хезмәт күрсәтү. Бүгенге көндә районда 224 өлкән яшьтәге кеше һәрдаим кайгыртучанлык күрүгә, тәрбияләүгә мохтаҗ. Шуларның икесе сугыш инвалиды, 10 тол ветраны, 61 тыл хезмәтчәне һәм 75 инвалид. Аларга 48 социаль хезмәткәр һәм 8 шәфкать туташы ярдәм күрсәтә.

Социаль хезмәткәрләр һәм волонтер, укучылар белән берлектә, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләрен, ишегалларын тәртипкә китерүдә зур эшләр алып баралар. "Тимурчылык хәрәкәтләре" дә актив төстә эшчәнлекләрен башкара.

Ветераннарыбызның үзләренең дә "тиктормас" булуларын искәртеп үтәргә кирәк. Төрле конкурслар, спорт бәйгеләре, укулар булсынмы - алар һәркайда үзләрен күрсәтергә тырыша. Әлегәчә "Интернет-озын гомерлелек" программасы нигезендә компьютерга өйрәнү дәресләрендә ветераннарыбыз үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте.

-Республика конкурсы - "Балкыш" фестивалендә дә ел саен уңыш яулый өлкәннәребез.

Үзләренең мәрхәмәте, тәҗрибәсе, беркайчан да өметләрен, сабырлыкларын югалтмыйча бары яхшылыкка омтылып яшәүләре белән яшь буынга үрнәк булып тора алар.

Редакциядән: Өлкәннәргә багышланган бу язмаларны әзерләүдә Антонина Хәлилова һәм район пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов ярдәм иттеләр. Район газетасы белән хезмәттәшлек итүче бу җитәкчеләргә редакция рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне