Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укытучысы "Нечкәбил" республика конкурсында җиңү яулады

Республика күләмендә игълан ителгән "Нечкәбил-2017" - ана, гаилә һәм хатын-кыз матурлыгы бәйгесе быел 13нче тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйгедә Уби авылыннан Наталия Куракина катнашып, өченче урынга лаек булды һәм Чүпрәле хатын-кызларын гәүдәләндерде. Бәйгенең финал өлешенә Татарстанның нибары 10 районыннан 13 гаилә генә чыга алды.

Наталия Куракина П.В.Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Моннан өч ел элек ул «Ел хатын кызы. Ел ир-егете-хатын-кыз карашынча» дигән конкурсның зонаара этабында җиңү яулаган иде. Куракиннар гаиләсендә дүрт бала - Анна, Павел, Мария, Анастасия тәрбияләнә. Балалар да әниләре кебек сәнгатьне яраталар. Әтиләре Александр аларның рухи һәм матди таянычы. Гаилә җылысын саклаучы Наталия юкка гына: "Кеше беренче чиратта гаиләсендә бәхетле булырга тиеш!",-дими. Аларның гаилә девизы да: "Алга, киртәләрне җиңәргә!".

Күз тимәсен, бу гаиләдә бәхет, шатлык, татулык хакимлек итә. Әлеге гаиләнең күркәм традицияләре элек-электән, әти-әни һәм әби-бабалардан килә. Наталия үзе дә күп балалы, эш сөючән гаиләдә дөньяга килә. Бүгенге көндә дә тормыш иптәшенең һәм үз ягыннан булган өлкәннәрнең туганнарын хөрмәт итеп, олылап яшиләр. Куракиннар гаиләсенең татулыгын чагылдырган тагын бер сыйфатны әйтеп үтми мөмкин түгел-алар бер урамда барысы бергә янәшәдә генә йортлар салып, гомер кичерәләр, бар эшне дә бергәләп эшлиләр.

Бәйгедә катнашып, яуланган уңышлары өчен дә Наталия, беренче чиратта, якыннарының ярдәменә рәхмәтле. Үзе дә мәктәптә киләчәк буынга милли традицияләрне дәвам итү йөзеннән күп төрле эш башкара. Туку осталыгы, сәйләннән эшләнмәләр ясау буенча түгәрәкләр алып бара, тарихи юнәлештә музей тормышын баета.

-Хатын-кызның Ана буларак бөеклеген чагылдырган әлеге чарада катнашу зур сынау булды. Минем өчен җан атарга, чарада катнашырга гына да 50ләп кеше барды. Аеруча олы рәхмәтләремне район җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә, хезмәткәрләренә, балалар иҗат йортына, Хорновар-Шигали авылы фольклор ансамбленә, Николай Узалуковка, "Родничок" фольклор коллективына, җитәкчесе Людмила Серцевага, "Туган як" газетасына, хезмәттәшләремә, гаиләмә, туганнарыма, гомумән, минем өчен борчылган һәммә кешегә җиткерәсем килә,- ди Наталия Куракина.

Финал нәтиҗәләре буенча Наталия Куракинага «Энҗе Нечкәбил», "Кыйммәтләрне саклаучы" титуллы исемнәр һәм ТР Дәүләт Советының Рәхмәт Хаты, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәхмәте, шулай ук, интернет тавыш бирүдә җиңүе өчен Диплом тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев