Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле терлекчеләре яхшы старт алды

П. В. Дементьев исемендәге агрофирманың Шигали филиалында үткән чираттагы семинарда малларны кышлатуның барышы турында сөйләштеләр. Алардан продукция җитештерүне киметмәү, ашатуны дөрес оештыру, яшь үрчемне исән- имин саклап үстерү һәм таналар хисабына көтүне тулыландыру төп максат итеп куелды.

Район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелеге астында үткән семинарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләр, терлекчелек буенча урта звено кадрлары катнашты. Филиалга яңа гына директор итеп билгеләнгән Анатолий Михайлов терлекчелек тармагының эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренә караганда, бүген филиалда 370 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 210- сын савым сыерлар тәшкил итә. Агымдагы елның ике аенда тулаем 849 центнер сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52 процентка артык. Узган ел әлеге ферма эшчәннәре һәр сыердан тәүлек саен 3,4 килограмм гына сөт саусалар, бүген ул сан җиде килограммнан артык. Гомумән алганда, район терлекчеләре агымдагы елны уңышлы башладылар. Ике айлык нәтиҗәләр дә куандырырлык. Шушы чорда 36927 центнер югары сыйфатлы сөт җитештерелде. Былтыргы күрсәткечне 12 процентка үстерүгә ирешкән терлекчеләр алдына эш темпын киметмәү бурычы куела. Кышлату чоры дәвам итә, җәйләүгә чыкканчы малларның югары продуктлылыгын тәэмин итү үтә дә мөһим. Белгечләр һәм ферма мөдирләре төп игътибарны шуңа юнәлтергә тиешләр. Тармакның уңышлы эшләвендә терлекләрнең генетик һәм физиологик үзенчәлекләре дә зур роль уйный. Бу хакта район башлыгы Александр Шадриков кабат искәртте.

Бүген фәнгә нигезләнмичә күп сөт саву турында хыялланырга да юк. Ел дәвамында һәр сыердан 5500 килограмм продукция алу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Моннан берничә ел элек мондый сан турында хыялланучы да юк иде. Хәтта 5000 килограмм чигенә җитү дә күпләр өчен тормышка ашмаслык күрсәткеч булды. Агро идарә белгечләре исәпләвенчә, билгеләнгән максатка ирешү өчен, былтыргыга караганда сөт җитештерүне җиде процентка арттыру кирәк булачак. Беренче үрләр яуланды. Алдагысында да сынатырга ярамый. Семинарда азык культуралары биләгән мәйданнарның уңышлылыгын күтәрү, искергән чәчүлекләрне яңарту турында да сөйләшү булды. Кукурузның никадәр файдалы булуын раслаучы дәлилләр дә күп. "Цильна" хуҗалыгында, мәсәлән, һәр савым сыер тәүлек саен кукруз бөртегеннән тартырылган бер килограмм он белән туклана. Әйе, сыерның сөте телендә,- дигән мәкаль бар. Монда шуны да әйтәсе килә, элек елларда районның һәр хуҗалыгы сөт терлекләре өчен азык чөгендере үстерде. Буазлык чорында сыерга, рационда каралган азыкларга өстәп 4- 5 килограмм азык чөгендере дә бирсәң бик файдалы дигән гыйбарә бар иде. Хәзер нигәдер бу культурага бөтенләй игътибар бетте. Семинар ахырында февраль ае күрсәткечләре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләрне һәм ферма мөдирләрен барладылар. Алар арасында "Цильна" җәмгыятенең баш зоотехнигы Марат Рәимов, Дементьев исемендәге агрофирманың Уби филиалы фермасы мөдире Виталий Михайлов, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының баш ветеринария табибы Әсхать Алтынбаев һәм шушы ук агрофирманың Каракитә филиалы технологы Илмас Сатдинов бар. Җиңүчеләргә район башлыгы Александр Шадриков акчалата бүләкләр тапшырды.

Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/8479-y-droghghanovskih-ghivotnovodov-start-horochi-i-glavnoe-teper-temp-ne-teryat.html адресы буенча кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек тармагы