Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Кадыкай Абыз бабайны искә алдылар

Исегезгә төшерәбез, һәр елны май аеның соңгы җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай Абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үткәрелә.

Быел да шушы максаттан әлеге җирлеккә районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килгән, хәтта Мәскәүдән махсус кайтучы кунаклар да бар иде. Әлеге кабер Татар Төкесе авылының көньяк биләмәсендә кадерләп саклана. Кабер өстенә таштан ясалган ак тактада язулар бар. Аның уң ягына изге дога сүзләре : " Бисмиллаһир- рахмәнир- рәхим әшһәдү әл лә иләһә иллә- лаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габүһү вә рәсүлүһү. Йә дәликәл йә мәссәбикә карәмә йә сәбил әл морсәлин" (тәрҗемәсе: рәхимле һәм изгелекле Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһыдан башка тәңре юк икәненә һәм Мөхәммәд - Аның илчесе икәненә таныклык бирәм. Мин раслыймын- ошбу җибәрелмеш бәндә безнең юлыбызда олуг бүләк булды). Соңгы елларда Абыз бабай кабере урнашкан җирлекне төзекләндерү буенча авыл халкы да, Иске Кәкерле авылы жирлеге үзидарәсе дә зур кайгыртучанлык күрә.

Район башлыгы Александр Шадриков та бу эшкә зур өлеш керткән. Имамнар аңа нык исәнлек, хәерле озын гомер теләделәр. Хәзер аның тирә- юне койма белән тотып алынган һәм изге зиратны хаҗ кылырга килүче мөселман кардәшләребез шунда намаз укып дога кылыр өчен ышык урын булдырылган, бина читенә айлы манара куелган. Бүгенге җыен Татар Төкесе имам-хатибы Садыйков Хәмзә Зәйдулла улының Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң Ульяновск каласыннан килгән Дамир хәзрәт җыенны дәвам итеп, динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләрен укып, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына дога кылдырды.

Зур җыенда район башлыгы Александр Шадриков та мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләде, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләде. Районыбызның зур мәчетләреннән килгән имам-хатиблар да халыкны дога кылдырып вәгазьләр сөйләделәр. Корбан таратып, сәдакалар өләшенгәч алып килгән корбаннардан пешерелгән ашлардан табын әзерләнде. Ә корбаннар быел кырыкка якын иде. Имамнар, кунаклар һәм авыл халкы тәгъбир әйтеп, дога укып, теләкләр теләп аштан авыз иттеләр. Җомга намазы авыл мәчетләрендә укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кадыкай Абыз бабай Корбан ашлары