Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы халкы кыш озату бәйрәмен билгеләп үтте

Май чабу - борынгы славян бәйрәме. Бу көнне күңелле итеп кышны озату, табигать яңаруына, яңа тормыш башлануына куанып Язбикәне каршылау халыклар арасында матур традиция төсен алды.

Халыкара хатын-кызлар көнендә ра­йон­ хал­кы Май ча­бу бәй­рә­мен бил­ге­ләп үтеп, шау-гөр ки­леп кыш­ны озат­ты. Бу көн­не алар кү­ңел­ле та­ма­ша­лар­да бу­лып, бәй­рәм яр­мин­кә­сен­дә йө­реп кайт­ты­лар.

"Әле кайчан гына шушында Яңа елны каршы алган идек, инде кышны да озатабыз", диештеләр җыелган райондашларыбыз.

Әйе, вакыт агымына киртә юк. Йоланың бар кагыйдәләрен дә үтәргә тырышты чүпрәлеләр. Бәйрәм уртасына килгән һәркем шаярды, күңел ачты, уңган хуҗабикәләр әзерләгән сый-нигъмәттән, телеңне йотарлык тәмле итеп пешерелгән коймактан авыз иттеләр.

Мә­дә­ни­ят йор­ты хез­мәт­кәр­лә­ре­нең сәх­нә­ләш­те­рел­гән зур та­ма­ша­сы үз ата­ма­сы­на - Май ча­бу бәй­рә­ме­нә ту­ры ки­леп то­ра иде. Мон­да ра­йонның бар­лык мә­дә­ни­ят кол­лек­тив­ла­ры кат­наш­ты. Прог­рам­ма ха­лык әй­тем­нә­ре­нә, фольк­лор һәм уен-көл­ке­лә­р бе­лән ба­е­тыл­ган та­тар, чу­аш хал­кы­ның мил­ли җыр-би­ю­лә­ре бе­лән би­зәл­гән иде.

Бәйрәмгә килгән кунаклар көнозын рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда, спорт чараларында катнашты. Чара ахырында кышны озату, яз җылысына юл яру йоласын башкарып, Кыш карачкысын яндырдылар, изге теләкләр теләделәр.

Борынгы традицияләрне тергезү халыкны әхлакый яктан тәрбияләргә, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Мондый чараларда халык йолалары, милли гореф-гадәтләр яшь буын күңеленә дә җиткерелә.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш озату бәйрәме