Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәге матурая

Район үзәген, авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм чистарту буенча апрель аенда старт алган удар икеайлык югары дәрәҗәдә дәвам итте. Бу эшкә барлык служба һәм район биләмәсендә яшәүче халык җәлеп ителде.

Җирлекләр территориясендәге урамнар, елга- ерынты, автотранспорт юллары читендәге һәм урман полосаларындагы чүп- чарлар, былтыргы көздән калган яфраклар җыеп алынды, чәчәкләр утырту өчен клумбалар, газоннар әзерләнде. Җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго" җәмгыяте директоры Альфред Низамовның әйтүенә караганда, соңгы елларда торак пунктларны чүптән чистартуга һәм төзекләндерүгә игътибар нык арткан. Җирлекләрдәге чүп- чарны махсус капчыкларга, контейнерларга тутырып полигонга илтү оештырылган.

"Ни кызганыч, кайбер авылларда чүпне махсус куелган контейнерларга ташламау фактлары күзәтелә. Контейнер янына килеп тә, чүпләрен кая җитте шунда, рөхсәт ителмәгән урынга ташлап калдыручылар бар. Андый кешеләрне ничек дип атарга да сүз юк. Бу адәмнәргә тәрбиясезлек, культурасызлык җене кагылгандыр, мөгаен. Әти- әнисенең, яисә абый- апасының мондый кылынмышын күреп үскән бала- чага киләчәктә үзе дә шушы юлга басмасмы?,"- ди Альфред Альбертович. Борчылу урынлы. Райондашларыбыз арасында яхшылыкны, матурлыкны күрә алмаучы, халык өчен тудырылган уңайлыкларга хыянәт итү, кул сузырга маташучылар да юк түгел. Андый кара эчле кешеләр законга игътибар итмәсәләр дә, Ходай Тәгаләдән курыксын иде, дип әйтәсе килә.

Район үзәген төзекләндерү бүген дә дәвам итә. "Фламинго" хезмәткәрләре көче белән җәяүле тротуарлары буйлап кара туфрак салынды, тигезләнде. Шушы көннәрдә анда чәчәкләр дә утыртачаклар икән. Матурлык бит бу, моңа кем сокланмас? "Яши торган җиребезне гөл- бакчага әверелдерү саваплы эш. Кешеләр рәхәт яшәсен, матурлыкка карап күңел куана. Хезмәтебез өчен үзвакытында акчасын да алабыз",- ди оешма эшчесе Илһам Айнуллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту айлыгы экология район үзәге