Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөселманнары командасы казыят кубогына волейбол ярышларында җиңү яулады

Гадәттә без, дин әһелләрен мәчетләрдә, мәҗлесләрдә генә күрергә күнеккәнбез. Шуңа да аларның ниндидер чараларда катнашулары гаҗәп кебек тә тоела.

Шундый чараларның берсе Буа районы "Яшьлек" спорт сараенда- Көнбатыш казыят кубогына волейбол ярышы булып узды. Ярышта Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Алабуга, Чирмешән районнарыннан командалар катнашты. Әйтергә кирәк, казыят кубогына мондый төрдәге спорт ярышлары әле беренче тапкыр гына уздырыла.

Шуңа да карамастан, уенчы мөселманнар сынатмадылар. Алай гына да түгел, Чүпрәле мөхтәсибәт командасы 1нче урынга лаек булды. 2нче урында - Чирмешән командасы, 3нче урында-хуҗалар- Буа командасы. Җиңүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән истәлекле бүләкләр, казыят исеменнән мактау кәгазьләре тапшырылды.Команда составында Айрат Нәсыйбуллин (капитан), Ильмас Әюпов, Рамиль Айзятов, Эмиль Вәлиуллин, Раиль Исхаков, Ленар Садриев, Илсаф Айзятов, һәм команда тренеры Гомәр хәзрәт Рәкыйпов уйнадылар.

Райондагы "Җәмигъ" мәчетендә район башлыгы исеменнән волейболчылар командасын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады. Район мөхтәсибәтенең дини-әхлакый өлкәдәге эшчәнлегеннән тыш, үз мисалларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур өлеш кертүләрен белдерде. Киләчәктә дә мондый спорт ярышларында уңышлар теләде. Район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов җиңү белән котлап, изге Коръән китабы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол казыят кубогына ярышлар