Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле халкы сайлауларда актив катнаша

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

"Тавыш бирү тыныч хәлдә, эш режимында бара. Сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Сәгать 12гә сайлауга килүчеләр күрсәткече 38,47 процент. Бу күрсәткеч 2012 елда Россия Президентын сайлаулардан (35,45 процент иде) һәм 2016 елда Дәүләт Думасына сайлаулардан да югарырак", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстанның Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев