Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле журналисты автоинспектор булды

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Журналист һөнәрен алмаштыра" акциясе кысаларында, юл- патруль службасы хезмәткәре киемен кияргә туры килде һәм юл хәрәкәте иминлегенең өлкән дәүләт инспекторы Дамир Даутов, административ законлылыкны башкару буенча инспектор Рамил Шәрәпов, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Фариз Шакиров катнашында районны урталай бүлеп узучы "Цивильск- Сызрань"...

"Юлларда иминлек булдыру -гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан- ел арта бару һич тә тынычланнырга урын калдырмый. Автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм бигрәк тә балалар катнашында юл фаҗигаләре булдырмау, аларны кисәтү безнең төп максат булып тора ,- дип сөйли Дамир Даутов. "Дуслык" кафесы янындагы олы юллар киселеше һәрвакыттагыча киеренке участокларның берсе булып санала икән. Автотранспорт хәрәкәтенең иң тыгыз вакыты кичке һәм төнге сәгатьләргә туры килә, тәүлеккә моннан меңнән артык автотранспорт уза диләр. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә юл хәрәкәте икеләтә арта. Игътибарсыз шоферлар аркасында аварияләр дә булгалап тора.
-Әле күптән түгел генә "Җәяүле" дип аталган профилактик чара үткәрдек. Руль артындагылар һәм җәяүлеләр арасында әлеге чараның максатын пропагандалап, "юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем бер- берсенә хөрмәт күрсәтергә тиеш" дигән мәгънәне җиткерергә тырыштык. Рөхсәт ителмәгән урыннарда юл аша чыгучылар белән аңлату, әңгәмә оештырдык,- диләр инспекторлар. Шулай да тәртип бозучылар очраштыргалап тора. Берни булмагандай, безнең күз алдында ук алар автотрассаны тиешсез урыннан кичеп үтүчеләр була. Ә машиналар хәрәкәтенә күз иярми. Бер минут эчендә генә дә 25 ләп транспорт уза. - Ашыгабыз,-диләр алар, - махсус билге куелган урынга барып тормыйбыз, ялкаулык көчле. Куркыныч, әлбәттә, шулай да кайтасы килә бит... Дөрес, безнең "дежур" вакытында андыйлар күзгә чалынмады.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның һәркайсы материаль җавап тотарга тиеш. Төзек булмаган техниканың нинди фаҗига китереп чыгаруын әйтеп торасы да юк. Законның никадәр катгыйлана баруына да карамастан, машина йөртүчеләр арасында исерекләр дә очраштыргалый икән. Аяныч, әлбәттә. Әмма закон кырыс, кемнең- кем булуына да карамастан суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Журналист катнашындагы мондый акция үткәрү, ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшенә бәя бирүне генә күздә тотмый, иң мөһиме профилактик чараларның үтемле булуына ирешәсе иде. Автоинспекторлар да шундый фикердә. Бүген без тизлек һәм техника прогрессының алга киткән егерме беренче гасырда яшибез. Заман кешесенең бер көнен дә автомобиль транспортыннан башка күз алдына китереп булмый. Автомобиль муллык билгесе түгел, ә киресенчә хәрәкәт итү чарасы гына булып саналуы әйбәт күренеш. Аның каравы юллардагы һәм урамнардагы хәрәкәт интенсивлаша бара. Нәтиҗәдә, җәяүлеләргә дә, транспорт йөртүчеләргә дә, пассажирларга да хәрәкәт куркынычы бермә- бер арта. Юлларда бер- беребезгә ихтирамлы булырга кирәк икәнне барыбыз да белә, тик аны һәр кеше үтәргә теләми. Мин үзем дә машина йөртәм, шуңа күрә ЮХИДИ инспекторына читтән карау белән форма киеп карау бөтенләй башка төрле икән. Юл- патруль службасы хезмәткәре автомобильне туктатканнан соң, үзенең кем булуын һәм туктатуның сәбәбен аңлатырга тиеш. Остазларым белән бергә мин дә жезл кулланып машина туктаттым. "Машина йөртүче белән әдәпле сөйләшергә кирәк",- дип киңәш бирделәр миңа. Инспекторлар тегенең документларын тикшерделәр, бар да тәртиптә, кышкы юлда игътибарлырак булырга кирәклеген дә әйттеләр. Юллардагы иминлек барыбызга да кагыла, ә иң мөһиме ул безнең сәламәтлегебез һәм гомеребез. Шул исәптән балалар гомере дә. Без туктаткан машиналарга кисәтү ясалмады. Шулай да ул көнне мин автоинспекторларның хезмәте никадәр катлаулы һәм куркыныч икәнлегенә, физик һәм мораль көч кирәклегенә тагын бер кат инандым. Теләсә нинди һава шартларында да постта торучы инспектор юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кешегә ихтирамлы булырга тиеш. Көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта үзенең гомерен дә куркыныч астына куеп җинаятьчелекне кисәтүгә дә ул әзер. Әлеге кешеләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеге һәм гомере сагында торуларын онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Журналист һөнәрен алмаштыра” акциясе