Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эшмәкәрләре «Бизнес-десант» семинар-укулары узды

Үз эшеңне ничек башларга? Аны ничек җәелдерергә? Үз товарыңны дәүләткә сатуны ничек оештырырга? Бүген Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре катнашында уздырылган "Бизнес-десант" семинарында шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин булды.

Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Азат Исмәгыйлев, Данил Петров үзәкнең эшчәнлеге, республикада бүгенге көндә эшмәкрлекне үстерү буенча тормышка ашырылучы дәүләт программалары турында сөйләделәр.

Эшмәкәрләрнең хокукларын яклап чыгу буенча, документларны дөрес тутыруда юнәлешләрне эксперт Максим Сафандеев тәкъдим итте. Банклар мәсьәләсе буенча кагылышлы сорауларга Лилия Гаджиева ачыклык кертте.

Семинарда уңышка ирешкән эшмәкрләрнең эше турында һәм киләчәк эшмәкәрлеген күзаллаган видеороликлар күрсәтелде.

Бер сүз белән әйткәндә, чарада катнашучыларга салым өлкәсендә бизнес алып бару, юриспруденция, шулай ук Татарстан Республикасында тормышка ашырылучы эшмәкәрлеккә ярдәм турында мәгълүмат бирелде. Эшмәкәрләр соңыннан үзләрен кызыксындырган, борчыган сорауларына җавап алдылар.

Белешмә: «Бизнес Десант» проекты Татарстанда Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елдан тормышка ашырыла. Үткән ел аның кысаларында 5000 кеше бушлай семинар укулар узган. Чаралар быел да ноябрь-декабрь айларында республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бизнесдесант» семинарукулары