Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эшмәкәрләре “Бизнес-десант” проекты буенча уку узды

Татарстанда "Бизнес-десант" проектына үткән ел старт бирелгән иде. Үткән ел әлеге "десант" районга "төшеп" эшмәкәрләргә хокуклары, салым өлкәсендәге яңалыклар, законнардагы үзгәрешләр турында аңлатма биргән иде. Быел исә мондый очрашу эшлекле сөйләшү формасында, "Амарант" кафесында үтте.

Очрашуга килгән Казан кунакларын һәм район эшмәкәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Егор Тарнавский сәламләде. Һәм мондый сөйләшүләрнең Чүпрәле эшмәкәрләре өчен файдалы булуын ассызыклады.

Бу юлысы "Бизнес-десант" эшмәкәрләргә "Тикшерелгән бизнес" ("Проверенный бизнес") порталын тәкъдим итте. Әлеге проект Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм республиканың икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Порталның редакторы Сергей Кошеев белдергәнчә Татарстан Республикасы буенча гына да 45 контроль-тикшерү органы бар. Һәм быел алар тарафыннан 7500 тапкыр тикшерү үткәрелгән. Тагын да күбрәк буласы иде, 1000гә якын тикшерү процессына прокуратура рөхсәт бирмәгән. "Тикшерелгән бизнес" порталы нәкъ менә шундый контрольгә юлыкканда эшмәкәрләргә юридик ярдәм күрсәтәчәк. Порталда үз тәкъдимнәреңне дә калдырып була, шулай ук җитештергән продукцияңне зур сәүдә челтәрләренә тәкъдим итү мөмкинлеге дә карала. Гомумән, "сайт-порталда эшмәкәрләр күп кенә сорауларына җавап таба алачаклар",-диде порталны тәкъдим итүче Константин Бахмутов.

Очрашу сорау-җавап рәвешендә барды. Эшмәкәрләр урыннан сорау бирделәр. Анкета тутырдылар. provbiz.ru күрсәтмәсе буенча әлеге порталны һәркем карый ала. Эшләп китү датасы 9нчы январьга билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев