Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш Чүпрәлесе һәм Кече Уби авылының бер гражданы ике мең сум штраф түлиячәк

Яз килгәч оят булмасын

Әйләнә-тирәбезне чиста тоту – уртак бурыч. Ә аны үтәү һәркемнең патриотик хисенә дә бәйле. Шулай да административ комиссия членнары, урыннардагы җирлек башлыклары һәм экологлар торак пунктларда тикшерү үткәргәндә кагыйдәгә туры килмәгән фактлар белән очраша.

Алар асылда тормыш-көнкүреш проблемаларына, ягъни төзелеш материалларын, чүп-чарны, кирпеч, ПГС һәм комны капка төбенә урнаштыруга кагыла. Транспорт чарасын да яшеллек зонасына, балалар һәм спорт, шулай ук йорт янындагы хуҗалык мәйданчыкларына куярга ярамый.

Теләсә кайсы авылның чиста һәм тәртиптә булуы – анда яшәүчеләрнең культура һәм тәрбия дәрәҗәсенең беренче күрсәткече. Авылга килүчеләр тәэсирләрне иң башта урамнарның чисталыгыннан ала, аннан соң гына өйләрнең торышына игътибарын юнәлтә.

– Яши торган җиребез чистара бара. Элек елларда урам уртасына юынтык суларны чыгарып ташлаулар гадәти хәл булса, хәзер инде андый күренешләр бетте диярлек, -ди Иске Чүпрәле авыл башлыгы урынбасары Рамиль Низамов. – Халыкның  күпчелеге инде чисталык мәсьәләсенә җаваплы карый.

Тәртипнең үз урамыбыздан, ишегалларыннан, йортлардан һәм фатирлардан башлануы турында район Башкарма комитеты җитәкчесе (ул административ комиссия рәисе дә) Данис Сатдинов та ассызыклады:

– Штраф салу административ комиссия өчен үзмаксат түгел. Әмма чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә, муниципаль хокукый актларны санга сукмаучыларга тәэсир итүнең башка үтемле чарасы юк. Шуңа күрә кайбер гражданнарга карата катгыйрак чаралар да кулланырга туры килә,- ди ул.

Шушы көннәрдә генә комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда Иске Элмәле, Кече Уби, Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе һәм Зур Аксу авылларында яшәүче берничә кеше чакырылган иде. Алар Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3,6 маддәсенең 1 нче бүлекчәсен бозу буенча җавап тоттылар. Чуваш Чүпрәлесе һәм Кече Уби авылының бер гражданы ике мең сум штраф түләргә тиеш булды.

Табигатьтә көз. Тиздән йомшак ак карлары белән кыш та килер. Билгеле, күзгә күренгән чүп-чарны кар каплаячак. Әмма яз да киләчәк бит. Язын, ямьсез рәвештә көзен җыештырылмыйча калган калдыклар тырпаеп килеп чыкмасын дисәк, яши торган җиребезне санитар һәм экологик таләпләргә туры килерлек итеп хәзер чистартыйк!

Теманы дәвам итеп

Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта:

Татарстан Республикасы Законының 3.6 маддәсе нигезендә, тирә-юньне чиста тоту кагыйдәләрен бозучыга кисәтү яки 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга -15000 сумнан 30 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 500 меңгә кадәр штраф салу каралган. Хокук бозу кабатланган очракта административ штраф күләме арта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев