Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында арт-объект урнаштырылды
Иске Шәйморза авылына алып керә торган юл чатында «Мин Шәйморзаны яратам» дигән арт-объект урнаштырылды.
Композициядә йөрәк формасы да урын алган. Әлеге вакыйга белән авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров Инстаграм социаль челтәрендә уртаклашты.
Заманча мондый символлар тирә-юньне төзекләндерү программасын тормышка ашыру һәм кешеләрнең туган авылына булган мәхәббәтен күрсәтү билгесе булып тора. Моңарчы алар Уби, Шланга авыл җирлекләрендә урын алган иде.
Металл конструкцияләрне әзерләүдә һәм урнаштыруда «Эталон-Агро» агрохолдингы җитәкчесе Наил Алимов һәм оешманың директоры Сергей Никитин булышлык күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев