Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәленең ике авыл җирлегенә Татарстан Президенты яңа машина ачкычлары тапшырды
Җиңүчеләрне социаль-икътисади күрсәткечләрдән чыгып билгелиләр.
Кичә Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләренең 15 нче съезды узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнашты. Безнең районның да авыл җирлекләре башлыклары район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә әлеге съезд делегатлары иде. Съезд башланыр алдыннан авыл җирлекләре башлыкларына машина ачкычлары да тапшырдылар.
Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан, 2010 елдан бирле, смотр-конкурс эшләп килә.
Җиңүчеләрне социаль-икътисади күрсәткечләрдән чыгып билгелиләр. Кичә смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча җиңү яулаучыларга 93 автомобиль һәм җиде унҗиде урынлы микроавтобус ачкычларын тапшырылды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Чарада район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты. Агымдагы елда Чүпрәле муниципаль районыннан Алешкин-Саплык һәм Яңа Ишле авылы җирлекләре смотр-конкурсның җиңүчеләре дип табылды һәм аларның башлыклары Петр Артемьев белән Радик Мөхәммәтҗанов республика Президенты кулыннан яңа “Chevrolet Niva” ачкычларын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев