Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең 70 яшьлек тракторчы

«Безнең алыштыргысыз кешебез», – диләр аның турында  «Ак Барс-Чүпрәлесе” агрофирмасының Матак филиалы  җитәкчеләре.

Дөрестән дә, Виталий Васильевич Решетов  күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган өлкән хезмәткәр. Уңган-булган тракторчы  70 яшен тутырса да,  яшьләр кебек янып, булсынга эшләп йөри.

Бу фидакарь җан ял һәм бәйрәм көннәре дип тә тормый, кушылганны җиренә җиткереп үти, сүз тыңлаучан.   Яз җитү белән, чәчү эшләрендә катнаша, аннары сенаж-силос сала, урып-җыюда да сынатмый. Ә көзлеген иген басуларын сукалап куя.

Әлеге һөнәрне үз итүенә һич тә үкенми үзе. Киресенчә, ата-ана васыятенә тугры калуына, туган нигезенең яшәешен дәвам иттерә алуына горурланып гомер кичерә.

Тормыш иптәше Галина  белән тигез, тату гомер кичереп,  биш бала  тәрбияләп үстергәннәр. Барысына да тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр.

– Авыл җирендә  эшләгән кешегә һәрвакыт эш бар. Хәлдән килгәндә, көч-куәт булганда нишләп әле эшләмәскә, ди. Хезмәт белән кеше чыныга, хәрәкәтле була. Ходай кушса, әле киләсе язгы чәчүләргә дә чыгарга исәп,- ди Виталий агай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев