Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрдән Яңа елга бәйрәм теләкләре

2019 нчы ел белән!

Резидә  Җамалтдинова, Татарстан Республикасы “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең “Туган як” редакциясе” филиалы җитәкчесе:

– Яңа ел котлы булсын, хөрмәтле газетабызны алдыручылар! Һәркемгә бәхет-шатлык, игелекле көннәр, уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез!

Сезнең кулыгызга алган бу газета 2018 елдагы 72нчесен. Димәк ки, ел буена 72 тапкыр сезнең бусагагыздан атлап,  өй эченә “Туган як” үтте, кызыклы, эчтәлекле район хәбәрләрен китерде.

Район редакциясе тарихында 2018 ел газетаның атнага бер тапкыр, әмма 8 битле булып чыга башлавы белән истәлекле булып калачак. Бу яңалык, башка бик күп яңалыклар кебек үк, күпләр тарафыннан хупланып, кайберәүләр тарафыннан өнәмичәрәк тә кабул ителгәндер. Тик нишлисең, замана тормышыбызга үз төзәтмәләрен кертә. Безнең өчен уңай төзәтмә булды бу, дип тә әйтергә җирлек бар – газета битләрендә күбрәк аналитик язмалар, якташларыбыз иҗатына киң урын бирелә башлады. Райондашлар тарафыннан яратыла торган, тормышның аерылгысыз бер өлеше булган район газетасына 2019 елга 2600 кеше язылды. Язылучыларга, яздыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. 2019 ел байлыклы, һәрберебез өчен уңышлы, бәхетле ел булсын!

Дилә   Мөхәммәтшина, Иске Чүпрәле авылы:

– 2019 ел башында пенсиягә чыгасы идем, 6 ай соңрак чыгачаксың, диләр. Көтелмәгәнрәк сюрприз булды, билгеле. Әмма саулык булсын, димен. 30 ел эшләгәнне тагын  6 ай гына эшләрбез, иншаллаһ. Иң мөһиме – ил казнасында бөтен пенсионерларга пенсия түләрлек акча булсын! Балаларыбыз сау-сәламәт, гаиләләрдә тынычлык булсын! Бөтен туганнарыма, райондашларга саулык-бәхет телим!

Дилбәр   Хуҗиева, Иске Чүпрәле  авылы:

– Бусагада инде елның өр-яңасы. Хәерлесе белән  килсен ул!  Игелекләр елы булсын, изгелекләр эшләргә язсын.  Күңелләрдә йөргән уй-хыяллар тулысынча  чынга ашсын.

Районыбыз елдан-ел матурая, ел саен яңа биналар ачыла. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында – кайда гына булмасын, бөтен уңайлыклар тудырылган, заманча җиһазлар урнаштырылган.   Без үскәндә боларның берсе дә юк иде. Бүген балаларыбыз, оныкларыбыз аларның рәхәтен күрә. Сокланабыз, куанабыз. Җитәкчеләргә, хөкүмәтебезгә рәхмәт. Пенсияне өйгә китереп бирәләр, кибетләргә чыксаң ни генә юк?! Исәнлек булсын дип телим. Кешеләрнең йөзендә һәрвакыт елмаю булсын. Елмаю гомерне озынайта. Хәерле гомерләр белән, шатлык-куанычларда яшәргә Ходай насыйп итсен!

Дамир   Әхмәтҗанов,   җирле шагыйрь:

–Чүпрәлем күкрәк киереп.

Казанып зур уңышларга,

Максат тик алга,-диеп.

Күкрәп уңды игеннәре,

Тынмады төзелешләр.

Танылып үз хезмәтендә,

Иреште  данга күпләр.

Салына юллар, күперләр,

Мәктәпләр үзгәрештә.

Өмет чаткысы күңелдә,

Чакыра биеклеккә.

Олыларга һәрчак хөрмәт,

Яшьләргә зур игътибар.

Чынга ашсынга хыялың,

Төрле мөмкинлекләр бар.

Алгы сафка дәгъва итеп,

Җиңүләр яулый халкым.

Кабул итә Яңа елны,

Чүпрәлем бердәм балкып.

Яңа ел белән дусларым,

Бәхет шатлыклар сезгә.

Яшик дус-туганлык тоеп,

Гүзәл Чүпрәлебездә.

Сания  Хафизова,  Мунчәли авылы:

– Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

Тәльгат  Халитов, район  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

– 2018 елга нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы өлкәсе турында шуны әйтәсе килә – Аллаһыга шөкер, табыннарыбыз икмәкле, шикәрле, сөтле, итле. Һава шартларының ничек килүенә карамастан, югары күрсәткечләргә ирешү өчен саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбызга зур рәхмәт. Икенче елга һәрбарчабызга да сау-сәламәт булырга язсын. Эшлисе эшләребез бик күп, планнар зурдан иншаллаһ.

Эльвира  Загреева, Иске Чүпрәле авылы:

-2018 елга мин һәм улларым бик кайгылы булып кергән идек. Яңа ел алдыннан гына өебез янып китте. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә ел дәвамында яңа өй салуга ирештек. Бәйрәм алдыннан безнең кайгыбызга битараф калмаган райондашларга, аеруча Барис Гафуров, Дилә Хәйретдинова, Ринат Бикмухамедов, Альфред Низамов, Рамиль Әхмәтов, Рамиль Хисамов, Ильмир Мәхмүтов, Равиль Бикчуров, Евгений Иванцовка, туганнарга, дусларга рәхмәт әйтәсем килә. Яңа ел да киләчәк башка еллар да беркемгә дә кайгы-хәсрәт китермәсен, корган оя-нигезләребездә сау-сәламәт, бәхетле яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев