Чүпрәлеләр якташыбыз Рифкать Хисмәтне 80 яшьлек юбилее белән котлады
Татарстан Язучылар берлеге hәм Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Өмет» газетасының С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Тимерьюл районының Почетлы гражданины, «Yз сукмагым» hәм «Күңелем көзгесе» дип аталган шигъри җыентыклар авторы Рифкать Хисмәт 80 яшьлек олуг юбилеен каршылады.
Рифкать Хисмәт Татар Саплыгы авылында Әхмәдулла абый белән Ркыя апаның дүрт балалы гаиләсендә туып үсә. Кечкенә малайга ата назы hәм тәрбиясе күрергә насыйп булмый. Газиз әтиләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Аның кайда күмелгәне hаман да билгесез.
Cугыштан соңгы авыр чор булуына да карамастан, Рифкать ага белемгә омтыла, китаплар укырга ярата. Тукай hәм Такташ шигырьләрен аеруча үз итә. Ун яшьлек баланың шигырьләре район газетасында басыла башлый. Әмма укытучы булырга, татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнергә омтылган егетнең уй-хыяллары тормышка ашмый. Тамак туйдыру нияте белән ул авылдан чыгып китә hәм Новоульяновск шәhәренә барып төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Тырыш, булдыклы егет үзе кебек үк уңган, эшкә оста Гөлсирә исемле чибәр кыз белән гаилә корып җибәрә. Бәхетле, дус-тату гаиләдә өч кыз – Резедә, Гүзәл hәм Зөлфия тәүфыйклы, иманлы балалар булып үcәләр. Дәвамнары үсә төшкәч, Хисмәтовлар Ульяновск шәhәренә күченеп килә hәм гаилә башлыгы сукырлар җәмгыятенә караган «Автоконтакт» предприятиесендә эшли башлый.
Көннәр, еллар бер-бер артлы акрын гына агалар да агалар. Рифкать ага да үзенең гомер көзенә керә. Күптән түгел генә ул зур кайгы кичергән, йөрәген яралап пар канаты – хәләл җефете Гөлсирә апа бакыйлыкка күчкән. Исәнлеге какшаса да, Рифкать ага сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша – иртә-кич саф hавада йөри, китаплар hәм газета-журналлар укырга да үзендә көч таба.
Якташыбызның олуг юбилеенда районыбыздан «Ак калфак» оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге делегация катнашты һәм район башлыгы исеменнән хезмәтләре өчен Рәхмәт Хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев