Чүпрәлеләр яңа елга бурычларсыз керегез!
Гражданнарга милек, җир, транспорт салымнары, НДФЛ түләү өчен билгеләнгән вакыт 2019 елның 2 декабрендә чыкты.
Күрсәтелгән вакыт чыкканчыга кадәр салым түләве буенча бурычларны әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында үти алмаган очракта, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә киңәш итә.
Үзегезнең салым бурычы бармы икәнлеген белергә була:
• Россия ФСХ сайтында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең www.gosuslugi.ru порталында онлайн рәвештә;
• шәхсән салым инспекциясенә барып яки күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлеге аркылы.
Салым буенча бурычыгызны түләргә мөмкин:
• Россия ФСХ сайтының “Салым түләүченең шәхси кабинеты”нда яки “Салымнар һәм физик затлар пошлинасы түләү” сервисы ярдәмендә;
• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
• шәхсән, банк яисә почта бүлекләре аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев