Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтте

Исегезгә төшерәбез, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне узган гасырның башында ук барлыкка килгән. Бу дата Россиядә һәм Белоруссия, Таҗикстан, Кыргызстан кебек БДБ илләрендә ир-егетләр көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм Россия тарихында дистәләгән еллар дәвамында Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне буларак билгеләп үтелә иде. Шулай да аның тарихи тамырлары 1917 елның февраленә барып тоташа. Нәкъ шул елны Совет Хөкүмәте Совет дәүләтен Кайзер Германиясе һөҗүменнән саклау өчен даими кораллы көчләрне оештыра башлый, 28 гыйнварда Халык Комиссарлары рәисе Владимир Ильич Ульянов-Ленин "Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясе оештыру турында"гы декретка кул куя. Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка кораллы көчләр составында хезмәт итәргә теләгән хезмәт ияләре ирекле рәвештә кабул ителә башлый. 23 февральдә, "Слциалистик Ватан куркыныч астында!" дигән мөрәҗәгатьне хуплап, Петроградта үткән Кызыл Армия көнендә дистә меңләгән доброволецлар күтәрелеп чыга, яңа оешкан частьлар турыдан-туры Германия гаскәрләренә каршы сугышка китә. 1922 елдан башлап, 23 февраль бөтен совет иле территориясендә Кызыл Армия туган көн дип, бөтенхалык бәйрәме буларак билгеләп үтелә башлый. Ул көнне Мәскәүнең Кызыл Мәйданында - Мәскәү гарнизоны гаскәрләренең парады, кичен Мәскәү Советының тантаналы утырышы үтә. 2002 елдан башлап, 23 февраль Россиядә ял көне санала. 23 февраль - бөтенхалык бәйрәмен һәр елны Чүпрәле районында да зурлап уздыралар. Аның быелгысында да район хакимияте, оешма һәм предприятие, ветераннар советы, Пенсионерлар союзы вәкилләре, мәктәп һәм техникум укучылары катнашты. Тантана үзәк мәйдандагы Сугыш һәм Хезмәт даны монументындагы мәңгелек ут янына веноклар куюдан башланды. Аннан соң яу кырында ятып калган райондашларыбызга ихтирам йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде. Мәйдандагылар алдында чыгыш ясаганда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның район советы рәисе Иршат Җиһаншин Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, фашист концлагере тоткыннарына, сугышчы – интернационалистларга һәм локаль конфликтларда катнашучыларга бәйрәм уңаеннан кайнар сәламнәрен юлладылар. “23 февраль Россия армиясенең үткәнен, бүгенгесен халык хәтерендә мәңгеләштерүчеләрнең һәм киләчәктә хәрби хезмәтне үтәргә тиешлеләрнең бәйрәме. Бу көнне без тагын бер кат тынычлык һәм Ватанның иминлеге өчен утка кергән хәрбиләрне искә алабыз, аларның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - диде Данис Абдулхарисович. Әйтергә кирәк, хәзер безнең Россия армиясе үзенең үсешендә яңа биеклеккә күтәрелде. Армиядәге коралларны нигездән яңарту һәм камилләштерү процессы дәвам итә, хәрби белгечләрнең квалификациясен күтәрү буенча планлы эш алып барыла. Ватанның чын сакчылары һәм патриотлары барәбәренә без һәр яңа көнне ышаныч белән каршы алабыз, тыныч зәңгәр күккә карап шатланабыз. Митингта үзләренең хәрби хезмәтләрен кайнар нокталарда үрнәк төстә үтәгән һәм тыныч тормышта да ветераннар торомышында актив эш алып барган, яшь буынны хәрби – патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән бер төркем егетләр Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан медальләр белән бүләкләнде. Алар арасында Олег Журавлев, Дамир Сираҗетдинов, Радик Әсәдуллин, Виктор Петухов, Ирек Яфизов, Владимир Солдатов һәм Альберт Сөләйманов бар иде. Альберт Сөләймановка Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты координацион советы рәисенең Рәхмәте белдерелде, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссарының Грамотасы тапшырылды. Илдус Журавлев Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Җиһанур Җәлаловка Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты координацион советы рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев