Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр вакцина ясата

Чүпрәле районында бер атна эчендә биш яңа коронавирус очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителде сишәмбе көнне район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә узган киңәшмә барышында.

Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендәге вакытлыча госпитальдә 20 кеше дәвалана. Чүпрәле районында пандемия башланганнан бирле 134 кеше коронавирус йоктырган, шуларның 48е – стационарда, 86сы-өйдә дәваланган. 745 рецепт язуы буенча волонтерлар  302 авыруга хезмәт күрсәткән.

400дән артык чүпрәлеле яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган.

 - Вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә поликлиникада 90 доза вакцина бар. Үз-үзеңне һәм якыннарыңны COVID-19дан саклау өчен прививка ясатырга кирәк, - ди баш табиб Ильмас Шиһабетдинов.

Реклама

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакөина ясату өчен алдан 2-24-90 телефонына шалтыратып язылып була. Декабрь ахырында башланган вакцинациягә карата чүпрәлеләрнең мөнәсәбәте дә уңай якка үзгәргәне күренә. Әүвәл вакцинацияләүгә шик белән каралса, хәзер инде күпләр аны ясата.

Кайгырту социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе җитәкчесе Илгизәр Вафин вакцина ясату буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты:

- Мин бик күп кешеләр белән аралашам һәм теләсә кайсы вакытта авырап китәргә мөмкинмен. Бәлки, авыраганмындыр да, дип уйлыйм. Әмма инфекция беркая да китми бит – ул яңадан йогарга мөмкин. Ул вакытта организм аны ничек кичерәчәк – бу билгесез һәм аны әлегә аңлатып та булмый. Аннан соң бит, коронавируслы инфекциядән килеп чыккан авыруны кичергән кешеләргә дә прививка ясарга була икән. Шуңа күрә алдагы көннәр өчен үземнең сәламәтлегемне сакларга һәм күпкә куәтлерәк иммунитет белән тәэмин итәргә булдым. Вакцинацияләүнең беренче этабы симптомнарсыз узды: температура күтәрелмәде, аллергик реакцияләр дә күзәтелмәде. Вакцина ясату кирәк эш дип саныйм һәм башкаларга да ясатырга киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев